Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Сабанда сайрашыр чак

8 августка республикада мәйданнарның 65 проценты җыеп алынган, бу - 977,3 мең гектар. Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 2,1 миллион тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш - 21,7 центнер. Быел һава торышының үзгә булуы - озакка сузылган корылык район игенчеләренең тырышлыгына үз төзәтмәләрен кертте. ТР Президенты республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урып...

8 августка республикада мәйданнарның 65 проценты җыеп алынган, бу - 977,3 мең гектар.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 2,1 миллион тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш - 21,7 центнер.
Быел һава торышының үзгә булуы - озакка сузылган корылык район игенчеләренең тырышлыгына үз төзәтмәләрен кертте.
ТР Президенты республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урып җыю эшләренең барышы белән танышуы вакытында болай диде:
- Быелгы катлаулы һава шартларына кармастан, кырларда икмәк бар, ләкин һава шартларының начарлануы турында фаразлар да бар. Яңгырлар, әлбәттә, кирәк, ләкин алар күпмегә дәвам итәчәк - монысы сорау. Шуңа күрә хәзер төп бурыч - кыска вакыт эчендә ашлыкны җыеп алырга, көзге культураларны чәчү өчен туфракны әзерләргә, барлык эшләрне оештырылган төстә башкарып чыгарга.
Район хезмәтчәннәре дә әлеге максатны күз алдында тотып эшлиләр. Мәсәлән, «Кама» колхозы» ҖЧҖдә, Әһлиев крестьян-фермер хуҗалыгында уҗым бодае тулысынча җыеп алынды. «Кама» колхозы» игенчеләре 100 процентка арпа ектыруны төгәлләделәр. шулай ук барлык хуҗалыкларда да диярлек солы ектырылды. Дөрес, уңдырышлылык югары түгел - гектарыннан 12-15 центнер.
Шул ук вакытта печән әзерләү дә дәвам итә. Районда бу эш 77 процентка башкарылган, сенаж әзерләү - 89, яфраказык 16 процентка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сабанда сайрашыр чак