Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Туксан еллык буыннар элемтәсе

Татар Кокшанында яшәүче Фәгыймә Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина тәбрикләделәр, Россия Президентының исемле открыткасын, Валерий Чершинцевтан бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. - Минем өлешкә бик күп сынаулар туры килде, - ди Фәгыймә Гыйләҗетдиновна. - Сугыш елларында колхозда эшләдем....

Татар Кокшанында яшәүче Фәгыймә Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина тәбрикләделәр, Россия Президентының исемле открыткасын, Валерий Чершинцевтан бүләк, чәчәкләр тапшырдылар.
- Минем өлешкә бик күп сынаулар туры килде, - ди Фәгыймә Гыйләҗетдиновна. - Сугыш елларында колхозда эшләдем. Өйләнешкәч, иремне армиягә алдылар. Ул өч ел хезмәт иткәндә, мин Донбасс шахталарында хезмәт куйдым, кызымны тәрбияләдем.
Әсхәте демобилизацияләнгәч, гаилә аның туган ягына - Татар Кокшанына күченә. Фәгыймә апа кирпеч заводына урнаша, пенсиягә чыкканнан соң да 15 ел халыктан сөт җыя.
- Безнең әни беркайчан да эшсез утырмады, - дип сөйли өлкән кызы Фәҗидә. - Бакчада да эшләргә өлгерә иде, безне тәрбияләде, ә пешергән камыр ашлары! Мәктәптән кайтканда, урамга хуш исе таралган була. Соңгы вакытта гына сәламәтлеге какшады.
- Балаларымның вафатын кичердем, - дип дәвам итә күз яшьләре аша Ф.Вәлиева. - Улым белән кызым безне калдырып киттеләр. Кышка Минзәләгә Фәйрүзә кызыма китәм. Камил Менделеевскида яши, ата-ана йортын карап тора, Флорида - Монайда. Фәҗидә Пермьнән кайтты. Корбан бәйрәмендә аш үткәрдек, мәрхүмнәрне искә алдык. Беләсезме, минем өлкән оныгыма инде 46 яшь, ә оныкчыгымның бер яше тулды.
Юбилей көнендә туганнары, якыннары сөекле әниләре, әби һәм дәү әниләрен тәбрикләргә җыелдылар һәм барысы да бер теләктә булдылар: «Сәламәтлектә, игелектә озак яшә, безнең кадерле кешебез!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Татар Кошанында юбиляр