Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Төзибез – димәк яшибез

Район территориясендә алтынчы күпфункцияле үзәк торгызыла. Бу юлы ул Сәйтәк авылында урнашачак. - Әле бер ел элек кенә безнең кечкенә авыл "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән игълан ителгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәйданчыгына әйләнер дип беркем дә уйламагандыр. Бу авыл халкы өчен зур вакыйга. Тулаем диярлек тузган элеккеге...

Район территориясендә алтынчы күпфункцияле үзәк торгызыла. Бу юлы ул Сәйтәк авылында урнашачак.
- Әле бер ел элек кенә безнең кечкенә авыл "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән игълан ителгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәйданчыгына әйләнер дип беркем дә уйламагандыр. Бу авыл халкы өчен зур вакыйга. Тулаем диярлек тузган элеккеге клуб янәшәсендә ел азагына яңа социаль мөһим объект үсеп чыгачагына ышануы кыен, - ди клуб мөдире Фәридә Данилова.

Китапханәче Елизавета Данилова да яңа бинага күченүне түземсезлек белән көтә.
- Торак пунктыбыз зур булмаса да, безнең китапханә фонды шактый - 8950 данә. Без китап фондын кадерләп сакладык һәм, ниһаять, укучыларыбыз белән эшләү өчен уңайлы бина булачагына шатланабыз, - ди авыл китапханәсенә 34 ел гомерен багышлаган Елизавета Ильинична.
"Созидание" төзелеш комплексы генераль подрядчысы вәкиле Альберт Зарипов сүзләренчә, 700 квадрат метрлы яңа бинада 15 балага мәктәпкәчә учреждение, башлангыч мәктәп, 50 урынга клуб, китапханә һәм медпункт урнашачак.
- Киләсе елга социаль объект белән беррәттән спорт мәйданчыгы төзеләчәк, территорияне төзекләндерү буенча да эш планлаштырыла, - диде Альберт Марсович.
Бүгенге көндә төзелештә 10 кеше эшли.
- Кичә без каплау өчен плитәләр салуны төгәлләдек, бүген пеноплекс белән стеналарны төрәбез. Аннан бинаның стеналарын күтәрә башлыйбыз, - ди төзүче Павел Степанов.
- Төзелештә эш ял көннәрендә дә тукталмый. Объектны ел азагына тапшырып өлгерергә кирәк, - дип өсти аның коллегасы Дмитрий Никитин.
- Мин биредә эш барышын зур канәгатьләнү хисе белән күзәтәм. Әгәр авылда төзелеш башланган икән, димәк аның киләчәге бар, - дип ихластан фикерен белдерә кибетче Светлана Михеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Менделеевск районы