"Җиңү салюты" халык иҗаты фестивале кысаларында Абалач, Яңабирде һәм Тойгуҗа авыллары җирлекләре әзерләгән отчёт концерты көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә татар, рус, удмурт көйләре яңгырады.
Программаны "Армиягә озату" вокаль-бию композициясе белән Яңабирде үзешчәннәре ачты. Тамашачы "Теремшур"ның кече һәм өлкән составын, солистлар Мария Ботникова, Александр Антонов, Виктор Никифоров чыгышын алкышларга...
"Җиңү салюты" халык иҗаты фестивале кысаларында Абалач, Яңабирде һәм Тойгуҗа авыллары җирлекләре әзерләгән отчёт концерты көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә татар, рус, удмурт көйләре яңгырады.
Программаны "Армиягә озату" вокаль-бию композициясе белән Яңабирде үзешчәннәре ачты. Тамашачы "Теремшур"ның кече һәм өлкән составын, солистлар Мария Ботникова, Александр Антонов, Виктор Никифоров чыгышын алкышларга күмде. Николай Ботников сугыш турында шигыре белән "нәфис сүз" жанрында осталыгын күрсәтте. "Бабайның төше" сәхнә күренеше залны җанландырды, анда яңабирделеләр фюрерга охшаган немецны әсирлеккә алдылар. Дошман милли эчемлек белән сынауны үтә алмады, капитуляция бирде.
Җирле сәхнәдә генә түгел, башкалабыз тамашачысы алдында да популярлык казанган Тойгуҗа ветераны Роберт Нәбиуллин үзе уйнап җырлады. Фәрдәвия Ямалетдинова, Нурлыһөдә Гыйльфанова, Александра Сафина татар шагыйрьләре әсәрләре аша сугыш темасын ачтылар. Абалачның вокал ансамбле, солистлар Лилиана Петрова, Алина Минеголова, Альбина Минеханова һ.б.лар чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде.
- Бүген сәхнәдә искиткеч коллективлар чыгыш ясады, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Валерий Чершинцев, - фестивальнең төп бурычларыннан берсе - шәһәр халкын авыл үзешчәннәре иҗаты белән таныштыру.
Концерт программасы "День Победы" җыры белән тәмамланды.
Нет комментариев