Бу сүзләр халык иҗаты фестивале кысаларында узучы Тат.Чаллы һәм Тихоново җирлекләренең концерт программасы лейтмотивы булды.
Ике коллектив та билгеләнгән темага җитди якын килгән - үзешчән артистлар башкаруында сугыш чоры җырлары һәм шигырьләре яңгырады, әдәби-музыкаль композицияләрдә фронт көндәлеге, тылдагы эш фрагментлары чагылдырылды. "1941 ел чыгарылышы" - мәктәпләрнең иҗат коллективлары сәхнә күренешен...
Бу сүзләр халык иҗаты фестивале кысаларында узучы Тат.Чаллы һәм Тихоново җирлекләренең концерт программасы лейтмотивы булды.
Ике коллектив та билгеләнгән темага җитди якын килгән - үзешчән артистлар башкаруында сугыш чоры җырлары һәм шигырьләре яңгырады, әдәби-музыкаль композицияләрдә фронт көндәлеге, тылдагы эш фрагментлары чагылдырылды. "1941 ел чыгарылышы" - мәктәпләрнең иҗат коллективлары сәхнә күренешен шулай атаганнар. Татар Чаллысы аны шигырьләр һәм җырлар рәвешендә тәкъдим итте, ә Тихоново мәктәбе оригинальлеге белән аерылды: укучылар чыгарылыш кичәсендә яраткан мөгаллимнәренә чәчәкләр бүләк итәләр, гитарага җырлыйлар, истәлеккә фотога төшәләр. Һәм кинәт сугыш турында хәбәр. Тихоноволылар сюжетларны алга таба җәелдерделәр: менә кызлар егетләрне яуга озаталар, фронтка китүче солдат гаиләсе белән саубуллаша. Киләсе күренешләрдә - привал, сугышчыларга бераз ял итеп алу мөмкинлеге бар. Берәүләр корал чистарта, яралыга ярдәм күрсәтәләр, кемдер өенә хат яза, бу арада солдат боткасы да өлгерә. Композиция экрандагы кинохроника, "Тихоновские зори" ансамбле чыгышы, Григорий Галкин башкаруында җырлар белән үрелеп барды.
Тат.Чаллы артистларының "Бабы в армии" шаян миниатюрасы тамашачыда елмаю уятты. "Рождественские напевы" коллективы, Егор Бобовкин һәм Артём Иванов дуэты, солист Флёра Хакимова программаны вокаль композицияләр белән тулыландырдылар. Екатерина Сандакова, Елена Япаева, Лариса Борисова шигырьләр укыдылар.
- Концертлар киң колач җәя, - диде сәламләү сүзендә район җитәкчесе Валерий Чершинцев. - Үзешчәнлеккә күбрәк кешене җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә "Авыл җирлекләре фестивале" дип атау дөресрәк булыр. Мин барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм, жюри артистлар чыгышына лаеклы бәя бирер һәм "иң-иңнәр" гала-концертка үтәр дип өметләнәм.
Нет комментариев