Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Азотлылар фестиваль дулкынында

"Менделеевсказот" ҖЧҖнең үзешчән артистлары катнашында концерт һәр елны тулы аншлаг белән уза. Бу юлы сәхнә тамашасына "Аммоний" ААҖ хезмәткәрләре һәм Кытай милли химик-инжиниринглы корпорациясе белгечләре дә җәлеп ителде. Концерт программасын алып баручылар Ләйсән Хәмидуллина һәм Эльвира Протасова ачты, сәхнәгә солист Дмитрий Петровны чакырдылар. Аның башкаруында яңгыраган дуслар турында җыр чарага...

"Менделеевсказот" ҖЧҖнең үзешчән артистлары катнашында концерт һәр елны тулы аншлаг белән уза.
Бу юлы сәхнә тамашасына "Аммоний" ААҖ хезмәткәрләре һәм Кытай милли химик-инжиниринглы корпорациясе белгечләре дә җәлеп ителде.
Концерт программасын алып баручылар Ләйсән Хәмидуллина һәм Эльвира Протасова ачты, сәхнәгә солист Дмитрий Петровны чакырдылар. Аның башкаруында яңгыраган дуслар турында җыр чарага позитив төсмер бирде. Нигездә артистларның коллегалары булган тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде.
- Мин Зәйнәп Семёнованы хупларга килдем. Мәйданчыктан тыш су белән тәэмин итү цехында без аның белән бергә эшлибез, - ди Гөлфирә Фәйзрахманова.
- Ә мин түземсезлек белән бию коллективының сәхнәгә чыгуын көтәм, анда коллегаларым һәм дустым Юлия Сологубова да бии. Алар булдыралар, талантларына сокланам, - дип өсти Марина Абрамова.
Әңгәмәдәшемнең сүзләрен хуплап, сәхнәгә Зәйнәп Семёнова чыкты, ул кызлары белән бергә әниләр турында җыр башкарды. Зал бию композицияләрен яратып кабул итте. Заводлылар җыелганнарны төгәл башкарылган хәрәкәтләре, кабатланмас сәләтләре белән шаккаттырдылар. Биючеләр төркеме көчле кул чабулар астында башкорт, чегән, татар биюләрен, "Русская кадриль"не зур осталык белән башкарды.
Кытай үзешчәннәре чыгышы концерт бизәге булды. Халык гадәти булмаган бию күренешен, кызлар һәм егетләрнең зәвыклы хәрәкәтләрен тын да алмый күзәтте.
- Бию композицияләрен өйрәнүгә зур хезмәт таләп ителде, чөнки төркем тулаем яңарды. Узган ел дәрәҗәсендәге марканы төшермәү өчен, биючеләр, буш вакытларын кызганмыйча, тәҗрибәле хореограф Ләйсән Латыйпова җитәкчелегендә хәрәкәтләр техникасын өйрәнделәр. Яшь белгечләрне концертка әзерләүгә җаваплы караучыларның барысына да рәхмәт, - дип бүлеште "Менделеевсказот" ҖЧҖ профком рәисе Рәйхан Сабирҗанов.
Николай Макаров һәм Юрий Гудовский ихластан җырлаулары белән тамашачы күңелен яулыйлар. Эльвина Вильданова, яшь вокалчы Анастасия Николаева, Илназ Шәймөхәммәтовның чыгышы йөрәк кылларын тибрәтте. Сергей Романюк һәм автор Владимир Шалаумов нәфис сүз жанрында чыгыш ясадылар.
Концерт юморны да читләтеп үтмәде. "Хатынга булмый ярап", "Әрмән алфавиты" миниатюраларындагы рольләрне Илшат Шәрәфетдинов, Эльвира Протасова һәм Дания Кәримова осталык белән башкарып, залдагыларны көлдерделәр.
"Менделеевсказот" предприятиесе генераль директоры Фирдис Абдрахманов, үзешчәннәрнең осталыгына югары бәя биреп, фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
- Фестивалебез халыкара дәрәҗәгә күтәрелә. Кытайда Мәдәният елы игълан ителгәч, хезмәткәрләребез андагы фестивальдә катнашу өчен җавап визиты белән барачаклар, - дип шаяртты Фирдис Әсхәтович.
- 10 ел элек аммиак селитрасы җитештерү заводы икътисадый кризис хәлендә булды. Инвестор, Дәүләт Советы депутаты ринат Ханбиков предприятиегә икенче сулыш өрде. Бүген аның эгидасында Европада тиңе булмаган "Аммоний" химия комплексы төзелә. Бу предприятиеләр булмаса, бүген сәхнәдә кем чыгыш ясар иде? Мин, изгелек һәм матурлыкның дөньяны коткарачагына ышанам, - диде Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров.
"Я, ты, он, она - вместе дружная семья" җыры һәм фейерверк концертның иң тантаналы мизгелләре булды.

Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аммоний Менделеевсказот Кытай милли химикинжиниринглы корпорациясе