Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Биеклек 50 – очу нормаль үтә

"Юность" район мәдәният йортында Россия армиясе ветераны Валерий Орловның юбилей концерты булды. Залның беренче рәтләрен Сәйтәк авылының ишле гаиләсендә туган юбилярның күпсанлы туганнары алды. Валерий билгеләп киткәнчә, концертның нәкъ менә элеккеге "Юность" кинотеатры залында үтүе символик. - Без балачактан патриотик совет фильмнарында тәрбияләндек. "В бой идут одни старики" фильмын карагач,...

"Юность" район мәдәният йортында Россия армиясе ветераны Валерий Орловның юбилей концерты булды.
Залның беренче рәтләрен Сәйтәк авылының ишле гаиләсендә туган юбилярның күпсанлы туганнары алды. Валерий билгеләп киткәнчә, концертның нәкъ менә элеккеге "Юность" кинотеатры залында үтүе символик.
- Без балачактан патриотик совет фильмнарында тәрбияләндек. "В бой идут одни старики" фильмын карагач, миндә очучы булу теләге туды.
Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән, Чернобыль АЭСы авариясе калдыкларын бетерүдә катнашкан Валерий Вениаминовичның сугышчан юлы ике Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән.
Юбилярны тәбрикләп, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина аның районның иҗтимагый тормышына, яшь буынны тәрбияләүгә керткән зур өлешен билгеләде.
- Валерий Вениаминович "чернобыльчеләр" союзының җирле бүлекчәсен җитәкли. Менделеевскида авария ликвидаторларына һәйкәл кую инициативасын да нәкъ ул күтәрде, - диде Любовь Ионовна.
В.Орлов башкаруында "Воскресенье" төркеменнән, "Авиаторлар маршы" һәм башка җырлар яңгырады. Юбилярга туганнары исеменнән Людмила Орлова, популяр башкаручылар Марина Герега, Рамил Дәүләтшин, Марина Комарова, Галина Богданова һәм башкалар бик күп җылы сүзләр адресладылар.
Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры урынбасары Радик Ахунҗанов Валерий Орловка учреждение администрациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Ольга Смолькова
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Валерий Орловныћ