Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Химикларның һәм журналистларның җиңүе

Казанда ел саен үткәрелүче "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү церемониясе булды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, авыл хуҗалыгы, экология һәм табигать ресурслары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлары Марат Әхмәтов, Артем Сидоров, Рафис Борһанов һ.б.лар катнашты. Илдар Халиков...

Казанда ел саен үткәрелүче "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү церемониясе булды.
Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, авыл хуҗалыгы, экология һәм табигать ресурслары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлары Марат Әхмәтов, Артем Сидоров, Рафис Борһанов һ.б.лар катнашты. Илдар Халиков сәламләү сүзендә тантанада катнашучыларга гражданлык позициясе, киләчәк алдында җаваплылыклары өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү эшендә уңышлар теләде.
Премьер-министр нәтиҗәле экологик программасы өчен Бөтенроссия әһәмиятендәге предприятиеләр арасында җиңүче булган "Татнефть" ААҖкә бүләк тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологик куркынычсызлыкны һәм табигый ресурсларны рациональ файдалануны тәэмин итүче "Менделеевсказот" ҖЧҖ. Предприятиенең генераль директоры Фирдис Абдрахмановка диплом, бәйге символы булган сувенир, акчалата приз тапшырылды.
Шулай ук экология темасын актив яктыртучы, халыкны экологик тәрбияләүгә һәм агартуга лаеклы өлеш кертүче республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары да билгеләнде. "Менделеевские новости"-"Менделеевск яңалыклары" район газетасы "Кеше һәм табигать" бәйгесенең "Вакытлы матбугат басмасында иң яхшы язма" номинациясендә икенче урынны яулады. Баш мөхәррир Лариса Кривилёва диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Химикларныћ џђм журналистларныћ ќићње