Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ветераннар – тарихның бер өлеше

Ветераннар хезмәт һәм сугыш ветераннары район советы эгидасында Карпов исемендәге химзавод музеенда булдылар. Аларны завод проходное янында музей директоры Н.Потапова шатланып каршы алды. Экскурсия химик предприятиегә нигез салган Ушковларга багышланган залдан башланды. Һәр зал, Октябрь, социалистик үсеш чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр вакытны кертеп, завод үсешен чагылдыра. Бу көнне музейга...

Ветераннар хезмәт һәм сугыш ветераннары район советы эгидасында Карпов исемендәге химзавод музеенда булдылар.


Аларны завод проходное янында музей директоры Н.Потапова шатланып каршы алды. Экскурсия химик предприятиегә нигез салган Ушковларга багышланган залдан башланды. Һәр зал, Октябрь, социалистик үсеш чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр вакытны кертеп, завод үсешен чагылдыра. Бу көнне музейга килгән ветераннарның күбесенең экспонатларга турыдан-туры мөнәсәбәте бар.
- Бу туганым Солтан Бикмөхәммәтов бюсты, - ди Зөһрә апа Заһретдинова, - ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, 56 ел контакт цехында эшләгән.
Петр Федоров төбәкнең тарихи елъязмасына керткән шәхси өлеше турында сөйләде. Аның Ленинградка барып эзләнү эшләре нәтиҗәсендә "Аврора" крейсеры комиссары, Кышкы сарайны штурмлауда катнашучы Сергей Бабинның биографиясеннән фактлар торгызыла, ул соңыннан химзаводта эшли.
Роза Ивановна Пенкина завод директорлары портретлары янында тукталды.
- Без бөтен классыбыз белән ул вакытта Лексин җитәкләгән химзаводка эшкә килдек, - ди ул.
Ә Фаилә Сафиевна Хәсәнова һәм Флера Газизовна Видяйкина 1968 елгы КХТИ чыгарылышларын чагылдырган фотога күрсәтәләр:
- Бу төркемдә бары тик Бондюг химиклары гына укыды, шул исәптән без дә.
Предприятиенең сугыш елларындагы эшчәнлеге турында сөйләү экскурсантларны аеруча тәэсирләндерде. Биредә оборона билгеләнешендәге продукция генә түгел, совет армиясе солдатлары өчен кер юу, теш порошоклары да чыгарылган. Эшчеләргә махсус өс һәм аяк киеме проблемасын хәл итәр өчен, чабаталарга заказ бирә башлыйлар. Заводлылар айга алтышар мең пар киеп туздыралар.
Роза Михайловна Алешонкова күз яшьләре аша әти-әнисенең - сугышта катнашкан Ильясовларның фотоларын карый. Завод фронтовикларының портретлары белән стенд Җиңү юбилее алдыннан булдырылды. Экспонатлар арасында - ипи карточкалары, рейхстагка "Без Бондюгтан. Безнекеләрне бел!" дип язган Евгений Тюриковның гимнастеркасы, снайпер Георгий Вьюжанинның шәхси әйберләре, һәм, әлбәттә инде, Советлар Союзы Геройлары портретлары.
Залларның берсендә генераль директор ярдәмчесе Татьяна Дождева чиккән эшләр урын алган. Биредә төрле чәчәкләр дә, православие иконалары, пейзажлар, "Неизвестная", "Утро в сосновом бору" картиналарының копияләре һәм башкалар. Ветераннар чын күңелдән Татьяна Геннадьевнаның талантына сокландылар, башкарылыш техникасын һәм сыйфатын, төсләр гаммасын тикшерделәр һәм теләкләр һәм тәкъдимнәр китабында язу калдырдылар. Ачылган көненнән башлап күргәзмәдә барлыгы 500 кеше булган.
- Ветераннар безнең иң кадерле кунакларыбыз, - дип билгеләде Наталья Римовна, - аларның хезмәт сөючәнлеге, завод һәм шәһәр үсешенә керткән өлешләре бәһасез. Алар өчен безнең музей һәрвакыт ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ветераннар – тарихныћ бер љлеше

2
X