Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыр моңнары

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Җыр моңнары" исемле татар җырлары беренче район фестиваль-бәйгесе узды. Аның максаты: татар җыр жанрын үстерү һәм иң яхшы татар җырлары башкаручыларын ачыклау. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган бәйгедә районда яшәүче талантлы үзешчән башкаручылар, коллективлар катнашты. Җыелганнарны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Җыр моңнары" исемле татар җырлары беренче район фестиваль-бәйгесе узды.

Аның максаты: татар җыр жанрын үстерү һәм иң яхшы татар җырлары башкаручыларын ачыклау. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган бәйгедә районда яшәүче талантлы үзешчән башкаручылар, коллективлар катнашты.

Җыелганнарны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова сәламләде, конкурста катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

Мәртәбәле жюри - Тәнзилә Фирсова (БСМ педагогы), Клара Гәлләмова ("Талларым" ансамбле җитәкчесе) һәм Эльмира Колобанова (7 нче мәктәп укытучысы) җырларны иң оста башкаручыларны бәяләделәр.

Программада каралган 25 номерда С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, 2, 6, 7, 10, 11, 12 нче балалар бакчалары, Турай һәм коррекция мәктәпләре, Монай, Песәй, Иске Гришкин, Турай, Тойгуҗа, Тат.Чаллы, Тойма, Камай авыл мәдәният йортлары, үзәк китапханә системасы, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" АҖдән балалар һәм өлкәннәр категорияләре чыгыш ясады.

Шунысын да әйтергә кирәк, бәйге татар халык һәм эстрада җырлары номинацияләрендә үткәрелде.

Безнең хәбәрчебез үзешчәннәр белән аралашты.

- Мин Бәзәкәдән. 5-6 яшемдә җырлый башладым. БСМдә вокал бүлегендә укыдым, педагогым Елена Лыковага сәнгать серләренә өйрәтүе өчен рәхмәтем чиксез. Бүген "Салкын чишмә" исемле татар халык җырын башкарачакмын. Икенче ел коррекция мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам - ди Юлия Шәймөхәмәтова.

10 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең татар теле буенча тәрбиячесе Марина Анисимова сүзләренчә, "Күңелле ноталар" вокал ансамбле (Радмир Герега, Амилия Фазлеева һәм Эвелина Сәгәдиева) "Әйлән-бәйлән" җырын жюри һәм тамашачы хозурына тәкъдим итәчәкләр, музыкаль җитәкчеләре Светлана Гәрәева.

- Балаларның "Тылсымлы куллар", "Әни кояшым минем" бәйгеләрендә катнашканнары бар. Алар хәзер дә сынатмаслар дип ышанам, - ди Марина ханым.

Жюри нәтиҗәләре буенча, балалар һәм өлкәннәр категорияләре арасында "Эстрада җырлары" номинациясендә Варвара Протасова (11 нче балалар бакчасы), Галюза Петухова (Монай мәдәният йорты) беренче дәрәҗә дипломант, Яна Шалаумова (БСМ), Ришат Кәбиров (Песәй) беренче дәрәҗә лауреат булдылар. "Халык җырлары" номинациясендә өлкәннәр арасында Илнур Сәрвәров (Л.Карпов исемендәге химия заводы) 1 нче дәрәҗә дипломант булса, Виктор Япаев (Иске Гришкин) беренче дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Коррекция мәктәбе укытучысы Юлия Шәймөхәмәтова Гран прига лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеев Менделеевск яңалыклары фестивальбәйге