Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Завод артистлары тамашачы күңелен әсир итте

"Җиңү салюты" район халык иҗаты фестивале кысаларында "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" заводлары үзешчәннәре әзерләгән концерт бер сулышта кебек узды. Завод үзешчәннәре чыгышы тамашачыда һәрвакыт югары кызыксыну уята. Залдагылар арасында артистларның туганнары һәм якыннары да күп иде. - Бүген минем киленем һәм оныгым чыгыш ясый, - ди Зөлфия Забалуева. Танылган вокалчы Юрийның...

"Җиңү салюты" район халык иҗаты фестивале кысаларында "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" заводлары үзешчәннәре әзерләгән концерт бер сулышта кебек узды.
Завод үзешчәннәре чыгышы тамашачыда һәрвакыт югары кызыксыну уята. Залдагылар арасында артистларның туганнары һәм якыннары да күп иде.
- Бүген минем киленем һәм оныгым чыгыш ясый, - ди Зөлфия Забалуева.
Танылган вокалчы Юрийның әнисе, педагогик хезмәт ветераны Маргарита Гудовская бер концертны да калдырмый. Светлана Дмитриева, Марина Георгиевская һ.б.лар коллегаларын хупларга килгәннәр.
Концерт программасы уйланган сюжет линиясе, темага тәңгәл килүе, оста башкарылыш, зәвыклы костюмнар белән аерылды, видеокадрлар белән үрелеп барды.
Барлык номерлар массалы, хореографик, вокаль һәм артистизм буенча мактауга лаек. Алып баручылар да югарылыкта булды.
Әдәби-музыкаль композиция, тамашачының күзләрен яшьләндергән "Сугыш балалары", "Казаклар Берлинда", керәшен, кырым татарлары һ.б. халыклар биюләре аеруча күңелдә уелып калды. Николай Макаров, Юрий Гудовский, Виктория Газизова, Юрий Шалин һ.б.лар башкарган җырларны халык яратып кабул итте. Концертта химикларның балалары актив катнашты, алар чыгышы программаның бизәге булды.
Раушан Гатауллин һәм аның кабатланмас коллегалары башкаруында көн кадагына сәхнә күренешләре ярдәмендә юмор тәкъдим ителде. Күпләр артистларча осталык һәм башкалардан аермалы булган талантларын берничә жанрда чыгыш ясап күрсәттеләр. Үзешчәннәрнең, һәр номерны гамәлгә куючыларның тырышлыгы күренеп тора. Башкаручыларны эш урынында сурәтләгән фотографияләр белән слайд-шоу концертның асылы булды. Тамашачы слесарь, медицина хезмәткәрләре, инженер, хисапчыларның җиңеллек белән эстрада йолдызларын алыштыра алу мөмкинлеген күрде.
"Менделеевсказот" предприятиесе гендиректоры Фирдис Абдрахманов, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, фестиваль хәрәкәтен оештыручы Рөстәм Гафаров, үзешчәннәргә рәхмәт әйтеп, аларның осталыгы, башкару дәрәҗәсе белән соклануларын белдерделәр. Алар фикеренчә, бу көнне тәкъдим ителгән һәр номер гала-концерт программасына керергә лаеклы. Ләкин жюриның үз вердикты һәм иң яхшы номерларны без финалда күрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Халык иҗаты фестивале