Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Грамоталы язу – модалы!”

Россиядә "Тоталь диктант" акциясе колач җәя. Кешеләрнең шәхси грамоталылыгы мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм грамоталы язу культурасын үстерү, анда катнашучыларның "ликбез биш минутлыгы" һәм хаталарны тикшерү ярдәмендә үзләренең рус теленнән белем дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге бирү максат-бурычын куйган бу акция теләгән һәркемгә бер үк вакытта (биредә сәгать пояслары буенча төзәтмәләр...

Россиядә "Тоталь диктант" акциясе колач җәя.
Кешеләрнең шәхси грамоталылыгы мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм грамоталы язу культурасын үстерү, анда катнашучыларның "ликбез биш минутлыгы" һәм хаталарны тикшерү ярдәмендә үзләренең рус теленнән белем дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге бирү максат-бурычын куйган бу акция теләгән һәркемгә бер үк вакытта (биредә сәгать пояслары буенча төзәтмәләр каралган) Россиянең һәм хәтта чит илләрнең дистәләрчә шәһәрендә ирекле һәм бушлай диктант яздырудан гыйбарәт. Шул рәвешле, заманча тел белән әйткәндә, тоталь диктант - ул үзенә күрә флеш-моб: бер-берсен күрмәгән кешеләр, Интернеттан акция турында белеп, бер үк урында җыела һәм бергә "сәер" гамәл кылып таралыша.
Быел апрельдә дөньяның 60 шәһәреннән, шул исәптән Лондон, Париж, Яңа Зеландиянең Окленд каласыннан, барлыгы 25 меңләп диктант язучы булыр дип планлаштырыла, ләкин исемлектә Казан, гомумән, Татарстан шәһәрләре шәйләнми. Бу юлы текст авторы - язучы һәм журналист Захар Прилепин. Тоталь диктантка Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Самара, Төмән, Ижевск шәһәрләрендәге университетларда һәм академияләрдә әзерләнү мөмкинлеге каралган. Тоталь диктантның быел кайчан уздырыласы апрель уртасында www.totaldict.ru сайты аша хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары