Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Минем исемдә! Мин горурланам!

7 нче мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минем исемдә! Мин горурланам!" исемле "Куркынычсыз тәгәрмәч" яшь инспекторлар хәрәкәтенең район бәйгесе узды. Аны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе һәм ЮХИДИ бүлеге белән берлектә мәгариф идарәсе оештырды. Бәйге 2014-2020 елларга республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча федераль максатчан программа чараларын, җәмәгать тәртибен...

7 нче мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минем исемдә! Мин горурланам!" исемле "Куркынычсыз тәгәрмәч" яшь инспекторлар хәрәкәтенең район бәйгесе узды. Аны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе һәм ЮХИДИ бүлеге белән берлектә мәгариф идарәсе оештырды.
Бәйге 2014-2020 елларга республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча федераль максатчан программа чараларын, җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелекне кисәтү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
Конкурста шәһәр һәм авыллар мәктәпләре командалары катнашты.
Юидовчылар һәм җанатарларны ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы полициянең өлкән лейтенанты Рәсим Мифтахов сәламләде һәм лаеклы җиңүләр теләде.
Чараның кунагы, Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Мурзин хатирәләре белән уртаклашты.
Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен камил белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү буенча станцияләрдә сыналдылар.
Татар Чаллысы командасы әгъзалары Данил Клюкин, Тимур Якупов, Екатерина Сандакова һәм Оксана Карабаева конкурста икенче мәртәбә катнашалар:
- Юл йөрү кагыйдәләрен белергә генә түгел, иминлегебез өчен аларны гамәлдә кулланырга да кирәк. Узган елда өченче урынны алдык. Бәйге безгә тагын да югарырак үрләр яуларга этәргеч бирә.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе начальнигы Флюра Гыймаева һәм ЮХИДИ инспекторы Салават Хөсәенов җиңүчеләргә грамоталар, укытучыларына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шәхси беренчелектә Айнур Сәхәбиев, Регина Әхмәтдинова (Турай), Резедә Зиннәтуллина, Эмиль Гусев (7 нче), Антон Крещенов (Ижевка), Эльвина Садыйкова (1 нче мәктәп) иң яхшылар дип танылдылар. Турай мәктәбе командасы (рәсемдә) беренче урынны яулады, Татар Чаллысы - икенче, 7 нче мәктәп - өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр май аенда Яр Чаллыда узачак республика бәйгесендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 7 нче мәктәп