Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“МЯ” сораштыра: Сез җәегезне ничек үткәрәсез?

Максим Коновалов, Олег Ганьков, Данил Харьковский, Фомин урамының 24 нче йортында яшәүчеләр: - Кич белән ишегалдында бик күп бала-чага җыела, безгә әйдәманнар килә, төрле уеннар үткәрәләр. Ә көндез үзебез качышлы, футбол уйныйбыз. Куаклыкларда штаблар ясыйбыз. Яңгыр яуганда шунда качабыз. Дөрес, көчле яңгыр штабны юешләтте, хәзер яңа урын эзләргә кирәк. Камилла...

Максим Коновалов, Олег Ганьков, Данил Харьковский, Фомин урамының 24 нче йортында яшәүчеләр:
- Кич белән ишегалдында бик күп бала-чага җыела, безгә әйдәманнар килә, төрле уеннар үткәрәләр. Ә көндез үзебез качышлы, футбол уйныйбыз. Куаклыкларда штаблар ясыйбыз. Яңгыр яуганда шунда качабыз. Дөрес, көчле яңгыр штабны юешләтте, хәзер яңа урын эзләргә кирәк.

Камилла Садыйкова, 4 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы:
- Июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагерына йөрдем. Анда миңа ошады. Көн саен кая да булса бара идек: бассейнга, иҗат үзәгенә, китапханәгә, Кытай мәйданчыгына уйнарга. Концертлар да булды, мин җырладым. Тиздән әнинең отпускасы, без авылга кайтачакбыз. Мин әби белән бабайга ярдәм итәчәкмен. Җиләк җыярга, бакчада су сибәргә, тавыкларны ашатырга яратам.

Роман Плеханов, 1 нче мәктәпнең 2В сыйныфы укучысы һәм Арина Тимченко:
- Җәй көне китаплар укырга куштылар. Сеңлем Арина белән китапханәгә йөрибез. Миңа сугыш һәм маҗаралар турында китаплар ошый. Хәзер "Рикки-Тики-Тави"ны укып бетердем. Бик кызыклы, сезгә дә тәкъдим итәм.

Илсөяр Абдулганиева һәм Карина Галиева:
Илсөяр:
- Бездә Мәскәүдән сеңлем Карина кунакта, шуңа миңа күңелсез түгел. Без әбигә булышабыз, кич белән урамда йөрибез, роликта шуабыз. Чыгарылыш сыйныф алдыннан ныклап ял итәргә, көч җыярга телим.
Карина:
- Мин Менделеевскига ел саен кайтам. Биредә тыныч, янәшәдә якын кешеләрем. Иң яхшы ял шул инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ќђйге яллар Каникуллар: ял ит, эшлђ, укы!

2
X