"Тату гаилә кичәсе"
Мәгариф

"Тату гаилә кичәсе"

1 нче балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган чара шулай аталды. Анда икенче кече төркем шәкертләре һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бәйге формасында уздырылган кичәдә 16 гаилә төрле ярышлар, уеннар, викторина һәм башка чаралар ярдәмендә җитезлекләрен, тапкырлыкларын, үзара ярдәмләшә белүләрен, юмор хисләрен һ.б. сыйфатларын күрсәтте. Иң элек спорт уены -...

1 нче балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган чара шулай аталды. Анда икенче кече төркем шәкертләре һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Бәйге формасында уздырылган кичәдә 16 гаилә төрле ярышлар, уеннар, викторина һәм башка чаралар ярдәмендә җитезлекләрен, тапкырлыкларын, үзара ярдәмләшә белүләрен, юмор хисләрен һ.б. сыйфатларын күрсәтте. Иң элек спорт уены - кыршау киеп йөгерү, аннан маркер ярдәмендә күмәкләп хыялдагы йорт рәсемен ясау, авторалли - уенчык машинаны җепкә тагып тизрәк хәрәкәтләндерү, "бәрәңге утырту" һ.б. уеннарда балалар һәм әти-әниләр бик теләп катнашты. Якыннарының чыгышларын хозур кылырга килгән әби-бабайлар һәм башка кунаклар көч биреп тордылар. Уеннар кыз һәм малайларның җыр-биюләре, нәфис сүз сөйләүләре белән бергә үрелеп барды. Балалар һәм әти-әниләре парлашып вальс әйләнделәр. Әти-әниләр шәмнәр яктысында гаилә гимнын башкардылар. Аннан 3 яшьлек Алексей Золотарёв һәм 4 яше тулган Асель Шәймәрдәнованы туган көннәре белән котладылар.
Бакча мөдире Елена Локтева, жюри рәисе буларак, бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды. Уртак фикер белән "дуслык җиңде" дигән карарга килделәр.

Менделеевск Менделеевск яћалыклары 1 нче балалар бакчасы

Нет комментариев