Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь укытучыларга грантлар

Районның дүрт яшь белгече "Киләчәк" мәгарифне үстерү республика программасы буенча "Безнең яңа укытучыбыз" гранты ияләре булды. Болар - Ижевка мәктәбенең физкультура укытучысы Иван Русаков, 4 нче һәм 3 нче мәктәпләрнең тел белгечләре Ирина Губкина һәм Римма Сөнгатова, 1 нче мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Полина Чермакова (рәсемдә) һәм Тат.Чаллы...

Районның дүрт яшь белгече "Киләчәк" мәгарифне үстерү республика программасы буенча "Безнең яңа укытучыбыз" гранты ияләре булды.

Болар - Ижевка мәктәбенең физкультура укытучысы Иван Русаков, 4 нче һәм 3 нче мәктәпләрнең тел белгечләре Ирина Губкина һәм Римма Сөнгатова, 1 нче мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Полина Чермакова (рәсемдә) һәм Тат.Чаллы мәктәбе биологы Наталья Архипова.
Конкурс вузлар чыгарылышларын, физика-мате-матика, тарих-гуманитар һәм биология-химия профильле яшь белгечләрне мәктәптә эш тәҗрибәсеннән башка яки өч елдан артмаган стаж белән укытырга җәлеп итә. Бәйгедә 1150 кеше катнашты, бу узган елгы саннан ике тапкыр артык. Дәгъва белдерүчеләр тиешле документлар, мотивацияләнгән хат тәкъдим иттеләр, БДИ формасында компьютерда тест тапшырдылар һәм шәхси әңгәмә үттеләр.
Составында оештыручылар, квалификацияле мөгаллимнәр һәм психологлар булган комиссия сайлап алуның өч этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләде. Яшь белгечләрне коллегалары һәм "авыр укучылар" белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәтәчәк җиде беркөнлек психологик тренинглар көтә. Аларга өч ел дәвамында төп хезмәт хакларына 7,5 мең сум өстәләчәк.
- Бу җиңү минем өчен көтелмәгәнрәк булды. Отышка өметләнсәм дә, үз көчемә ышанып җитмәгән идем. Чыгарылышларга үз көчләренә ышануларын һәм һичшиксез мондый бәйгеләрдә катнашуларын телим, - диде Полина Чермакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Яшь укытучыларга грантлар

2
X