Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашыкмагыз, еллар!..

Традиция буенча район башлыгы гимназиядә Ушковлар, Зеленая, Гагарин, Менделеев, Пионер һәм Советская урамнары йортларында яшәүче өлкән буын вәкилләре белән очрашты. Валерий Сергеевич җыелганнарны бәйрәм белән котлап, Өлкәннәр айлыгында шәһәр һәм район, республика, илебез үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарның берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел дип белдерде, аларга фидакарь хезмәтләре,...

Традиция буенча район башлыгы гимназиядә Ушковлар, Зеленая, Гагарин, Менделеев, Пионер һәм Советская урамнары йортларында яшәүче өлкән буын вәкилләре белән очрашты.

Валерий Сергеевич җыелганнарны бәйрәм белән котлап, Өлкәннәр айлыгында шәһәр һәм район, республика, илебез үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарның берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел дип белдерде, аларга фидакарь хезмәтләре, яшь буынны патриотик рухта, әдәпле һәм әхлаклы итеп тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Котлауларга районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, "Карповчы" ТИҮ рәисе Гөлсинә Заһретдинова һәм гимназия директоры Надежда Маслихина кушылдылар.

Бу көнне залдагылар Илдар Фаразетдинов башкаруында җырны әсәрләнеп тыңладылар. Гимназия шәкертләре Полина Кузнецова (2 нче сыйныф) сөйләгән шигырь һәм кызыклы сценка да тамашачыны битараф калдырмады.

Ахырда чара өлкәннәргә бүләкләр өләшү белән чәй өстәле янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Өлкәннәр айлыгы