Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чит илдә өйдәге кебек

Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC) эшчеләренә сакчыл караш уңышлы эшчәнлекнең ныклы нигезен тәшкил итә. Чәршәмбе көнне рәсми шәхесләр һәм урынбасарлары белән берлектә төзелеш эшләре барышы белән танышырга "Аммоний" ААҖнең төзелеш мәйданчыгына килгән компания президенты Цзинь Кэнинның хезмәт коллективы белән очрашуы барышында моның шулай икәнлегенә инанырга булды. "Газпром-Межрегион-Казан" генераль директоры Р.Ханбиковның...

Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC) эшчеләренә сакчыл караш уңышлы эшчәнлекнең ныклы нигезен тәшкил итә.

Чәршәмбе көнне рәсми шәхесләр һәм урынбасарлары белән берлектә төзелеш эшләре барышы белән танышырга "Аммоний" ААҖнең төзелеш мәйданчыгына килгән компания президенты Цзинь Кэнинның хезмәт коллективы белән очрашуы барышында моның шулай икәнлегенә инанырга булды.
"Газпром-Межрегион-Казан" генераль директоры Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров, төп инвестор - "Татгазинвест" ЯАҖ предприятиесе директорының беренче урынбасары Камил Абдуллин, "Аммоний" ААҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Хәйдәр Халиков, "Аммоний" ААҖ баш инженеры Эдуар Еремеев һәм башкалар составындагы каршылаучы як вәкиллекле делегацияне чит ил коллегалары башкарган эш күләме белән таныштырды.
Хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләп, президент иң лаеклыларны корпорациянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
- Тантаналы төстә бүләкләү - киләчәктә эшлекле активлыкны үстерү өчен яхшы стимул, - дип аңлатты үз позициясен Цзинь Кэнин, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән әңгәмә барышында.
Президент эшчеләр яши торган социаль шәһәрчек белән танышуны ашханәдән башлады, төшке ашка әзерләгән милли ризыклардан шәхсән авыз итте.
- Азык тәмле, калорияле булырга тиеш, - диде ул Кытай пешекчеләренең игътибарын юнәлдереп.
Кытай кухнясында ачы ризыкларга өстенлек бирелә. Андый ризык энергия өсти, организмны җылыта, - диләр безгә тәрҗемәчеләр. Экскурс барышында йокы һәм ял урыннары да каралды. Эшчеләрнең буш вакыты бик аз булса да (алар төзелә торган объектта иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшлиләр), социаль шәһәрчектә көнкүреш һәм ял өчен барлык шартлар тудырылган.
Югары кунак Татарстан Президентына һәм Хөкүмәтенә, район һәм химия предприятиесе җитәкчелегенә Кытайдан килгән эшчеләргә игътибарлы мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәт белдерде.
- Ватандашларымның чит илдә үз өйләрендәге кебек хис итүләренә ышандым. Хәзер мин тыныч инде, - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Аммоний" Менделеевск яналыклары