Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фадеевларның гаилә башлыгы

3 июльдә Яңабирде авылыннан Фадеевларның зур һәм тату гаиләсе күркәм вакыйганы билгеләде. Сугыш кыенлыкларын кичергән, Япония сугышында катнашкан династия башлыгы Илья Егоровичка 85 яшь тулды. Дөресен генә әйткәндә, аңа шуның кадәр яшь биреп тә булмый. Көр күңелле, ачык, игелекле юбиляр, һәрвакыттагыча мөлаем елмаеп, тормыш иптәше Нина Кузьминична, балалары һәм оныклары...

3 июльдә Яңабирде авылыннан Фадеевларның зур һәм тату гаиләсе күркәм вакыйганы билгеләде.
Сугыш кыенлыкларын кичергән, Япония сугышында катнашкан династия башлыгы Илья Егоровичка 85 яшь тулды.
Дөресен генә әйткәндә, аңа шуның кадәр яшь биреп тә булмый. Көр күңелле, ачык, игелекле юбиляр, һәрвакыттагыча мөлаем елмаеп, тормыш иптәше Нина Кузьминична, балалары һәм оныклары белән кунакларны - мөхтәрәм аксакалга котлау миссиясе белән килгән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллинны, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллинаны, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокинаны, җирлек башлыгы Евгений Никифоровны каршы алды.
Тантана хуҗасына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Зиннурович Яңабирде җирлеге башлыгы булып эшләгән елларында ветеранның гаиләсен яхшы өйрәнүен билгеләп китте. Анда Илья Егорович дәрәҗәле абруй казана. Кызы һәм уллары әтиләренең киңәшләренә колак салалар. Барысы да аякларында нык басып торалар: Надежда - икътисадчы, Петр - рәссам, Владимир - шофер. Һәркайсының үз гаиләсе, ләкин алар әти-әниләре йортында еш булалар, хуҗалык алып барырга ярдәм итәләр.
Р.Хәбибуллин район җитәкчесе Игорь Привалов исеменнән юбилярга котлау адресы һәм мамык юрган бүләк итте.
Җирлек башлыгы Евгений Никифоров ветеранга җылы котлау сүзләре юллады.
- Авыл халкы Илья Егоровичны яхшы хезмәткәр буларак белә. Ул 17 ел Камайда сөт заводын җитәкләде, озак еллар туган хуҗалыгында намуслы хезмәт куйды.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Илья Фадеев яшәгән һәр көнен хәтерендә тота. Әтисеннән, абыйсыннан һәм апасыннан аерган сугыш еллары күңелен аеруча яралый. Абыйсы Чехословакияне азат иткәндә танкта тереләй янып үлә. Илья фашистлар белән сугышырга өлгерми, ләкин 1945 елның 9 сентябрендә башланган Япония сугышында катнаша. Бу вакытта ул Владивостокта хезмәтен үтәгән була. Япония белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнгәч, аны яр буе сагы частена җибәрәләр.
Илья Фадеев "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.
Без ветеранга ныклы сәламәтлек, якыннары янәшәсендә бәхетле көннәр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Фадеевларныћ гаилђ башлыгы