Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә ул – җылы учак

1993 елдан БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә 15 майда Халыкара гаилә көне үткәрелә. Бөтен дөньяда гаилә кыйммәтләрен хөрмәтлиләр һәм олылыйлар, шунлыктан без менделеевлылардан алар тормышында гаиләнең нинди роль уйнавы, гаилә кыйммәтләрен кадерләүләре, озак һәм бәхетле яшәү өчен гаилә нинди булырга тиешлеге турында фикерләрен сораштык. Любовь Мазидова, 60 яшь: - Мин...

1993 елдан БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә 15 майда Халыкара гаилә көне үткәрелә. Бөтен дөньяда гаилә кыйммәтләрен хөрмәтлиләр һәм олылыйлар, шунлыктан без менделеевлылардан алар тормышында гаиләнең нинди роль уйнавы, гаилә кыйммәтләрен кадерләүләре, озак һәм бәхетле яшәү өчен гаилә нинди булырга тиешлеге турында фикерләрен сораштык.

Любовь Мазидова, 60 яшь:
- Мин күпбалалы гаиләдә үстем. Минем фикеремчә, әти-әни бездә иң төп сыйфатлар - эш сөючәнлек, гаделлек тәрбияләде, шуның өчен мин аларга рәхмәтле, ике балам бар: Венера һәм Сиран. Мин аларга кечкенәдән хезмәт кешене бәхетле итә дигән гыйбарәне сеңдерергә тырыштым. Балаларым белән горурланам. Алар ирем белән миңа ярату һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр.
Михаил Савельев, 30 яшь:
- Гаилә мәхәбәттә корыла. Ә мәхәббәт - ул бердәмлек, ышаныч, өмет. Бу кыйммәтләр белән яшәве җиңелрәк.
Светлана Карасева, 34 яшь:
- Мин дүрт баламны ялгызым тәрбиялим. Кызганычка каршы, беренче ирем үлде, ә аннан кабат гаилә корып булмады. Яшәү мәгънәсен балаларда күрәм. Өлкән улым Никитага 11 яшь. Ул яхшы укый, тыңлаучан һәм бик җаваплы, минем төп ярдәмчем һәм терәгем.
Александр Дзюнзик, 44 яшь:
- Мин үскән гаилә күпбалалы иде. Әти-әнинең тәрбиягә вакыты аз калды, шуның өчен мин үземне кимсетелгән итеп тойдым. Өйләнгәч, әтиемнең гадәтләрен кабатладым - хатынга даими тавыш күтәрә идем, нәтиҗәдә гаиләм таркалды. 2003 елдан изге китаплар укый башладым. Аннан яхшы киңәшләр таптым. Кешеләрнең аларны кулланмавын күрәм. Балалар еш кына игътибардан читтә кала, аларны компьютер, телевидение, урам тәрбияли, әти-әниләре күпсанлы кредитларын түләү өчен эшлиләр. Ир һәм хатын арасында мөнәсәбәт хөрмәткә нигезләнергә тиеш. Изге басмаларда язылган киңәшләр актуаль, әгәр кеше аларны кулланса, аерылышулар булмас иде.
Ани Агаджанян:
- Гаилә минем тормышымда зур роль уйный. Мин аны кадерлим. Әрмән гаиләсендә әти-әнине хөрмәт итү, ярату, якыннарың турында кайгырту беренче урында тора. Әнием Алина Вахтанговна - иң яхшы ана. Мин үземнең булачак гаиләмне дә шундый итеп күрергә телим. Күпсанлы туганнарымны якын итәм.
Карина Кашапова, укучы:
- Минем өчен гаиләм - ышаныч, терәк. Әти-әнием бик яхшылар. Эшләре күп булуга карамастан, бергәләп ял итәргә дә вакыт табалар. Ә өйдә үзара аңлашу, мәхәббәт, бер-береңә ярдәмләшү хөкем сөрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Гаилә көненә