Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңеле игелектә

Авыр тормыш хәлендә калган балаларны тәрбиягә алган Надежда Николаевна һәм килене Ирина Борисовна Самариналар редакциягә икенче ел Ижевка авылы җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Валентина Пономарева турында язып чыгу турында мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер Самариналарда биштән унҗиде яшькәчә 16 бала гаилә җылысы тапкан. Аларның әти-әниләре исән-имин. Тик алар балаларына тиешле тәрбия бирүгә...

Авыр тормыш хәлендә калган балаларны тәрбиягә алган Надежда Николаевна һәм килене Ирина Борисовна Самариналар редакциягә икенче ел Ижевка авылы җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Валентина Пономарева турында язып чыгу турында мөрәҗәгать иттеләр.
Хәзер Самариналарда биштән унҗиде яшькәчә 16 бала гаилә җылысы тапкан. Аларның әти-әниләре исән-имин. Тик алар балаларына тиешле тәрбия бирүгә салкын карыйлар.
- Валентина Борисовна бу хезмәткә алыну белән, безнең зур гаиләнең "әнисенә" әверелде. Бар борчу-мәшәкатьләребез белән аңа мөрәҗәгать итәбез һәм ул һәрчак безнең хәлгә керә, мөмкин булганча булыша, - диләр Самариналар.
В.Пономарёва мәрхәмәтлелеге, чын күңелдән балалар яратуы һәм иҗади шәхес булуы белән тәрбиягә алынучылар өчен иң хөрмәтле, үз кешегә әйләнгән. Нинди генә сюрпризлар, матур чаралар оештырмый. Мәсәлән, Яңа елны үзенчәлекле каршылау. Кыш бабай, Кар кызы, Шрэк (Мәскәү волонтерлары) нәниләргә бүләкләр таратканнар, уеннар оештырганнар. Шулай ук Изге Вәли, Сабантуй көннәрен дә бергәләп уздырганнар.
Валентина Борисовнаның бакчасында үскән кура җиләген үзләренә кайнатмага җыйганнар. Өендә тупланган рус халкы тормышын чагылдырган экспонатларны карау, милли киемнәрдән фотога төшү һәркемгә ошаган. Зур гаилә Казанга экскурсиягә баруны әзерләгәне өчен дә рәхмәтле.
Бакча утыртуга бүлеп биргән җирдә кыш чыгарга җитәрлек бәрәңге үсә.
Ә кышын ул участокта боз мәйданы барлыкка килә. Җәен футбол уйнарга да урын җитәрлек.
- Валентина Борисовна һәр балага ачкыч таба алды. Күбесе өчен сердәш тә, киңәшче дә, кирәк чакта кырыс тәрбияче дә. Кыенлыклар килеп чыкса, ул безнең өчен ашыгыч ярдәм, - диләр Самариналар һәм җирлек башлыгына чын күңелдән рәхмәт белдерәләр, эшендә уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Књћеле игелектђ