Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида сквер һәм парк төзеләчәк

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында күләме һәм нияте буенча иң зур булган яшел ял зоналарын үзгәртеп кору программасы тормышка ашырыла. Республика Президенты ниятләве буенча, парк һәм скверларны үзгәртеп кору кешеләрдә яңа ял культурасын формалаштыруга юнәлдереләчәк. Һәркем күңеле теләгән шөгыльне...

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында күләме һәм нияте буенча иң зур булган яшел ял зоналарын үзгәртеп кору программасы тормышка ашырыла.
Республика Президенты ниятләве буенча, парк һәм скверларны үзгәртеп кору кешеләрдә яңа ял культурасын формалаштыруга юнәлдереләчәк. Һәркем күңеле теләгән шөгыльне таба алырлык шартлар тудыру мөһим. Табигатьтә ялның өстенлекләре шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән берләштерелеп, яшел зоналар иҗтимагый тормышның яңа учаклары булачак.
Мартта Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Президент бу идеяләрне хуплады, ләкин, үзгәртеп коруга керешер алдыннан, халык белән хәл итүне йөкләде. Инде проектларны җәмәгать тикшерүләре башланды.
Менделеевскида проектлар халык җыеннарында тикшерелде. Озакламый шәһәр инфраструктурасын яңа Ленин скверы һәм "Ушков утраулары" паркы тулыландырачак.
Хәзер бу объектларда эшләр бара. Сквер өчен "Юность" кинотеатры янындагы мәйдан чистартылды. Ленин һәйкәлен демонтажлау башланды, тиздән ул шул исемдәге ял зонасында урын алачак.
- Скверны заманча төзекләндерү каралган, - дип аңлатма бирә районның баш архитекторы Равил Хәбиров. - Яктырткычлар, урналар, уңайлы утыргычлар, яшел үсентеләр шәһәргә эстетик кыяфәт өстәячәк. Бу максатларга өч миллион сумнан артык үзләштереләчәк. Скверны файдалануга тапшыру июль ахыры - август башына билгеләнгән.
Тойма елгасы ярында - булачак парк урынында да эш кайный. Карпов исемендәге химзавод бригадасы агачларны кисү, куакларны чабу белән шөгыльләнә.
- Безнең эш кораллары - бензопычкы һәм балталар, - ди Евгений Сикерин. - Бүген дүрт "КамАЗ" ботак чыгардык. Эш фронты зур, территорияне агач баскан. Ләкин без тырышабыз, бирегә ял итәргә, саф һава суларга балаларыбыз, оныклар, үзебез дә киләчәген беләбез.
Чистартылган участокта агач тамырларын төпләүче экскаватор машинисты Иван Быстровны очратабыз.
- Бу - күләмлерәк проект, - дип дәвам итә Равил Зөфәрович, - һәм этаплап куллануга тапшырылачак. Барлыгы 11 миллион үзләштерү каралган. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, кафе эшләячәк, биотуалетлар урнаштырылачак.
Менделеевлыларны мондый перспективалар куандыра.
- Безнең шәһәр уңайлырак һәм җанлырак була бара, - дип бүлештеләр хезмәт ветераннары Николай Зубрин һәм Алмазия Хуҗина. - Аның алга таба да чәчәк атуын, төзеклеге белән туристларны җәлеп итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Шђџђрдђ сквер булачак