Поселокта заманча балалар мәйданчыклары булачак
2 нче мәктәптә район башлыгы, муниципалитет вәкилләре һәм район службаларының "Поселок" территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе халкы белән очрашуы "Юность" район мәдәният йортының концерт бригадасы чыгышы белән башланды. Солистлар Виктор Никифоров, Надежда Бакаева, Вячеслав Байрамгулов, Ксения Дунаева моңлы җырларын залдагылар хозурына тәкъдим иттеләр. Халык җыенында "Поселок" ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова башкарылган...
2 нче мәктәптә район башлыгы, муниципалитет вәкилләре һәм район службаларының "Поселок" территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе халкы белән очрашуы "Юность" район мәдәният йортының концерт бригадасы чыгышы белән башланды. Солистлар Виктор Никифоров, Надежда Бакаева, Вячеслав Байрамгулов, Ксения Дунаева моңлы җырларын залдагылар хозурына тәкъдим иттеләр.
Халык җыенында "Поселок" ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады.
- Биредә 1580 кеше яши, шуларның 530ы пенсионерлар, бер Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 сугышта катнашучының толы. ТИҮ каршында иҗтимагый Совет төзелде. Халыктан кырыктан артык телдән һәм язма рәвештә гаризалар кабул ителде, аларны гамәлгә ашыру өчен шактый эшләр башкарылды. Бүгенге көндә заманча балалар мәйданчыгы юк, здравпункт мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барыла, - дип белдерде Екатерина Максимовна.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм әлеге территориядә инфраструктура үсеш турында шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе Александр Белоногов сөйләде. ТИҮдә оператив хәл белән полициянең өлкән участковый упономоченные Сергей Куликов таныштырды.
Поселок халкы балалар мәйданчыгы булдыру, Садовая, Подгорная урамнарында юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, рейслы автобус хәрәкәте, су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне күтәрде. Халык гозерләре контрольгә алынды.
Район башлыгы Валерий Чершинцев социаль-икътисадый үсешкә һәм киләчәктәге планнарга җентекле тукталды.
Валерий Сергеевич "Поселок" ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецованың "ТРсының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" бәйгесендә беренче урын яулавы, 665 мең грант отуы һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде. Әлеге средстволар балалар мәйданчыклары булдыруга тотылачак.
Ахырда шәһәрне төзекләндерүдәге ярдәмнәре өчен Стахеевлар һәм Бәдретдиновлар гаиләләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев