Менделевлыларның күбесе тормышларын бакча мәшәкатьләреннән башка күз алдына да китерми. Кемнәрдер бакчаны артык уңышны саткалап, матди якны яхшырту, кайберәүләр җирдә эшләп канәгатьлек алу, свежий җиләк-җимеш, яшелчә белән гаиләне тукландыру, кемнәрдер дача территориясен фантазияне җыеп иҗат итү урыны дип саный.
Әлфия Гыйльметдинова, пенсионер:
- Бакчабыз туган авылым Песәйдә. Кечкенәдән җирне әти-әни...
Менделевлыларның күбесе тормышларын бакча мәшәкатьләреннән башка күз алдына да китерми. Кемнәрдер бакчаны артык уңышны саткалап, матди якны яхшырту, кайберәүләр җирдә эшләп канәгатьлек алу, свежий җиләк-җимеш, яшелчә белән гаиләне тукландыру, кемнәрдер дача территориясен фантазияне җыеп иҗат итү урыны дип саный.
Әлфия Гыйльметдинова, пенсионер:
- Бакчабыз туган авылым Песәйдә. Кечкенәдән җирне әти-әни белән тырышып тәрбияләдек, шуңа уңышын да кызганмый бирде. Хәзер алар мәрхүм, туган йорт безнең карамакта. Улларыбызның үз гаиләләре, вакыт тарлыкка зарланып булмый. Помидор, кыяр, борыч, суган, сарымсак үстерәм. Безнең якларда һава торышлары да үзгәрде бит, яз иртә килә, җәй эссе. Элек помидорларны яшел килеш кенә җыя идек, хәзер түтәлдә кызаралар. Карбыз үстерү белән дә шөгыльләнәбез. Аллага шөкер, тормыш иптәшем Заһир булышчым да, киңәшчем дә, бар эшне бергә башкарабаз.
Әлфия Шәйхерадиева, шәхси эшмәкәр:
- Җиргә мәхәббәт әби-бабайлардан күчкәндер. Без үз йортыбыз белән яшибез. Шулай булгач, ничек бакча үстермисең инде? Элек участокның һәр метрында кышка запас булсын дип яшелчә утыртсак, хәзер төрле экзотик үсемлекләргә, чәчәкләргә өстенлек бирәм. Тирә-юньне матурлыйсы, иҗат итәсе, күзне шатландырасы килә. Гадәти яшелчәләрдән тыш, берничә төрле виноград, хәтта безнең җирлеккә яраштырылган абрикос уңышы да алабыз.
Гөлфәния Кәлимуллина, пенсионер:
- "Яратаммы, яратмыйммы" дигән уй башка да килеп карамады. Безнең чор күбрәк "кирәк" дигән сүз белән яшәде. Туган җирем - Юраш. Йорт тирәсендәге бакчабызда күп итеп бәрәңге утырта идек. Ул аллы-гөлле чәчәккә күмелеп утыра. Бәрәңге үстерү хәзерге кебек кулны бәйләми иде: вакытында чәчеп, утап, өйсәң - баз тутырып уңыш аласың. Корт дигәне зур бәлагә әверелде. Әниләр безнең өчен шалкан утырта иде. Без үскәндә яшелчә утырту белән мавыкмыйлар иде. Карлыганнан как коя, шомырт киптерә идек, баланны кар базында сакладык һәм әледән-әле бәлеш сала идек. Шикәр комына байлык булмагач, кайнатманы аз әзерли идек. Менделеевскига күчкәч, Макароводагы бакчага барысын да утырта идек. Хәзер эшләргә көч юк, сирәк-мирәк кызымның бакчасына барып, күңелемне тынычландырып кайтам. Яшьләр бакчада эшләргә яратмыйлар шул, ә хезмәттә чыныгып үсүнең сәламәтлеккә зур файда икәнен, югыйсә, һәркем белә.
Нет комментариев