Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәяүлеләр юлы яңара

Шәһәрнең С.Гассар исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда - Интернационалистлар бульварыннан 7 нче балалар бакчасына кадәр, шулай ук Мәдәният сарае белән котельная арасындагы участокка тротуарлар түшәлә. Район җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырылучы юл эшләрен Алабуганың "Уралстройгаз" ҖЧҖ коллективы башкара. - 5-6 көн дәвамында сигез эшче билгеләнгән участокта җәяүлеләр өчен асфальт юл...

Шәһәрнең С.Гассар исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда - Интернационалистлар бульварыннан 7 нче балалар бакчасына кадәр, шулай ук Мәдәният сарае белән котельная арасындагы участокка тротуарлар түшәлә.
Район җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырылучы юл эшләрен Алабуганың "Уралстройгаз" ҖЧҖ коллективы башкара.
- 5-6 көн дәвамында сигез эшче билгеләнгән участокта җәяүлеләр өчен асфальт юл сала. Юлчыларның һәрберсе үз эшенең остасы, алар арасында 20-25 әр ел эшләгән тәҗрибәле белгечләр бар. Иртәдән алып кичкә кадәр, хәтта ял көннәрендә дә җиң сызганып тырыштык, бүген эшне төгәлләргә исәплибез, - дип белдерде баш инженер Азат Шагинян.
Яңа түшәлгән асфальт юлдан баручы шәһәрдәшебез Зөһрә Гайфуллина халык яшәешен кайгыртучы район җитәкчелегенә менделеевлылар исеменнән рәхмәт белдерде:
- Быел шәһәрдә күп эшләр башкарылды. Ленин скверына барасы килеп кенә тора. Оныгымны 7 нче балалар бакчасына йөртү явымлы көннәрдә зур мәшәкать тудыра иде, хәзер чиста һәм уңайлы булачак. Бакча белән мәдәният сарае арасындагы мәйдан яшелләндерелсә, территория тагын да матурланыр иде.
Менделеевлылар Ирина Иванова һәм Шәргыя Девликамова да юлсыз сукмаклар хәтердә генә калачак, диләр.
Халык Зеленая урамындагы 10 һәм 18 нче йортлар участогына салынган җәяүлеләр юлыннан да канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Тротуарлар