Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янә яллар турында

ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2012-2013 елда Яңа ел бәйрәмнәре чорына 10 көнлек ял, 1 Май уңаеннан 5 көнлек һәм 9 Май уңаеннан 4 көнлек ял урнаштырырга тәкъдим итте. "2012 елда кышкы яллар чоры 10 көн тәшкил итәчәк - ял көннәрен күчерүне исәпкә алганда, 2012 елның 30 декабреннән 2013...

ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2012-2013 елда Яңа ел бәйрәмнәре чорына 10 көнлек ял, 1 Май уңаеннан 5 көнлек һәм 9 Май уңаеннан 4 көнлек ял урнаштырырга тәкъдим итте.
"2012 елда кышкы яллар чоры 10 көн тәшкил итәчәк - ял көннәрен күчерүне исәпкә алганда, 2012 елның 30 декабреннән 2013 елның 8 гыйнварына кадәр", - дип "Интерфакс" РФ Хөкүмәте карары проектына аңлатма бирә. 2013 елда россиялеләр 2013 елның 1-5 һәм 9-12 май көннәрендә ял итәчәк. Карар проектында билгеләнгәнчә, алдагы елда ял көннәре түбәндәгечә күчереләчәк: 5 гыйнвар шимбәсеннән 2 май пәнҗешәмбесенә һәм 6 гыйнвар якшәмбесеннән 3 май җомгасына. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне шимбәгә туры килә, ул 25 февральгә күчерелә. 25 февраль - дүшәмбе, аны 10 майга күчерергә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Янђ яллар турында