Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкәдә – көз байлыгы

Узган шимбәдә агропром предприятиеләре Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган традицион ярминкәдә көз уңышын тәкъдим иттеләр. «Чулман» базары территориясендә халык куллануы товарлары белән рәт-рәт тезелгән машиналар янына күбрәк өлкән яшьтәгеләр җыелды. Чөнки хаклар гадәттәгедән сизелерлек ким иде. Сыер ите - 230 сум, дуңгыз ите - 180 сум, бөртекле культуралар 4-7 сум. Мал...

Узган шимбәдә агропром предприятиеләре Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган традицион ярминкәдә көз уңышын тәкъдим иттеләр.
«Чулман» базары территориясендә халык куллануы товарлары белән рәт-рәт тезелгән машиналар янына күбрәк өлкән яшьтәгеләр җыелды. Чөнки хаклар гадәттәгедән сизелерлек ким иде. Сыер ите - 230 сум, дуңгыз ите - 180 сум, бөртекле культуралар 4-7 сум. Мал асраучылар салам, печән белән кызыксындылар, ә бакчачылар тирес алды. Харитоновлар, Михайловлар, Антиповларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары сөт продукциясе, яшелчә, бал белән сату иттеләр. Алар: «Ел саен ярминкәдә катнашабыз, халык бу көнне көтеп ала, даими безнең товар белән кызыксынучы сатып алучыларыбыз да бар, керем дә яхшы була» - дип сөйлиләр.
Абалач, Песәй хезмәт-чәннәре өлкәннәр өчен табыннар да корганнар. Теләгәннәр кайнар чәйдән, коймак, камыр ашларыннан авыз итә алдылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ф. Мөфтиев: «Уңыш үстерү өчен ел җиңелдән килмәде, корылык үзенекен итте, әмма хуҗалыклар тырышты - традицион ярминкә быел да бай, һәркем теләгән продукциягә запас ясый алачак», - дип фикерен белдерде.
Хезмәт ветераннары Р.Әхмәтова, Р.Пенкина да: «Без бик канәгать, хаклар пенсионерлар керемен күтәрерлек, ассортимент төрлелеге белән җәлеп итә, ярминкәләр безгә дә, сатучыларга да зур ярдәм. Мондый сату-алу ешрак оештырылсын иде», - диләр.
«Юность» район мәдәният йорты һәм авыл клублары үзешчәннәре ярминкәгә килүчеләргә иң отышлы концерт номерларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ярминкђдђ – кљз байлыгы