Юбилейная урамының 5 нче йортында яшәүче Александр Калмыков редакциягә юллаган хатында коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең вазифаларына салкын каравын белдергән.
"Ишегалды себерүчеләр онытканда бер күренәләр, тирә-юньдә чүп-чар. Эскәмияләр күптән ремонт көтә. Почта әрҗәләре булмау да кыенлыклар тудыра. Ачык калган кое йортта яшәүче балалар иминлеге өчен курку уята. Ишегалдындагы асфальтта каймалар (бордюрлар) булмау...
Юбилейная урамының 5 нче йортында яшәүче Александр Калмыков редакциягә юллаган хатында коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең вазифаларына салкын каравын белдергән.
"Ишегалды себерүчеләр онытканда бер күренәләр, тирә-юньдә чүп-чар. Эскәмияләр күптән ремонт көтә. Почта әрҗәләре булмау да кыенлыклар тудыра. Ачык калган кое йортта яшәүче балалар иминлеге өчен курку уята. Ишегалдындагы асфальтта каймалар (бордюрлар) булмау сәбәпле, яңгыр суы җыелып, күлгә әверелә.
Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек, безнең проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирсәләр дә, һаман да үзгәреш юк", - дип яза ул.
Редакция хезмәткәрләре, адрес буенча булып, хәлне тикшереп кайттылар. Саналган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча бер гамәл дә кылынмаган. Йортта яшәүчеләр утыргычы читтә аунап яткан эскәмия турында болай дип сөйләделәр. "Үзебезнең йортта яшәүче ир-ат, машинасын куярга урын кирәк булгач, шундый юл белән стоянка ясады.
Мондый карашлы кешеләр белән, әлбәттә, тирә-юньдә тәртип булмаячак. "Моны эшләсеннәр, тегене ясасыннар", дип, гел сорап кына йөреп булмый, булганны саклый да белергә кирәк. Ташланган шешәләр, көнкүреш чүп-чары дә шул йортта яшәүчеләрнеке ич.
Нет комментариев