Авыл рубрикасы буенча яңалыклар
-
Проблемаларны уртага салып хәл итәргә
Песәй җирлеге составына керүче биш торак пунктта яшәүчеләрне дә башка авыллар халкыныкы кебек үк проблемалар борчый. - Урамнар яктыртылмый, суүткәргечләрнең төзексезлеге сәбәпле, берничә көн су булмый, хуҗасыз этләр күбәйде, карт агачлар авария хәле тудыра, авыл эчендәге юллар ремонтлау таләп итә, - район җитәкчесе белән очрашу барышында песәйлеләр шундый һәм башка...
-
Татар Чаллысы халкы җирле үзидарә моделен күрсәтте
Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Валерий Чершинцев Татар Чаллысы авылы халкы белән очрашты. Җирлек эшчәнлеге турында отчёт белән башлыгы Татьяна Кузнецова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, проблемалы мәсьәләләрнең кайберләре авыл халкы йогынтысы белән хәл ителде. - Барлык проблемаларны да җирлек бюджеты акчасы хисабына хәл итеп булмаганын халык аңлый. Шунлыктан, халык яшәешен...
-
“Мин сәламәтлекне сайлыйм”
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Ижёвка мәдәният йортында шундый исемле чара оештырылды. Мәктәп директоры урынбасары Зинаида Җиһаншина, китапханәче Гүзәл Кәримова, сәнгать җитәкчесе Фәнисә Нургалиева наркотиклар, аларны куллану куркынычы турында презентация тәкъдим иттеләр. Балалар фикерләре белән бүлештеләр, туплаган белемнәрен викторинада катнашып сынадылар.
-
"Кадерле әниемә"
Монаш мәдәният йорты директоры Александр Кузнецов һәм сәнгать җитәкчесе Ирина Кузнецова Әниләр көненә авылдашлары өчен шундый бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар "Возжайка" фольклор коллективы репертуарларындагы иң отышлы номерларын әниләргә тәкъдим итте. Алар кадерле кешеләре белән күңелле уеннар оештырдылар. "Возжайка" ансамбленә йөрүче әниләргә бүләкләр тапшырылды. Кичә чәй табыны артында аралашып, котлаулар, теләкләр...
-
Очрашулар дәвам итә
Су әлегә проектта гына Тихоново авылының күпкатлы йортларында яшәүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый. - Мәсьәлә күп тапкырлар район хакимиятендә дә, төрле инстанцияләрдә дә тикшерелде, ләкин нәтиҗәсе юк, - дип мөрәҗәгать иттеләр алар халык җыенында район җитәкчесе Валерий Чершинцевка. Салалылар сүзләренчә, көндез фатирларга су килми, икеконтурлы котёллар сафтан чыга....
-
“Вечёрушка” дусларын җыйды “Вечёрушка” дусларын җыйды
Ижёвка мәдәният йортында "Вечёрушка" халык җыры ансамбленең оешуына бер ел тулу уңаеннан кичә узды. Төркем җитәкчесе Людмила Галкина ярдәме белән кыска вакыт эчендә бай репертуар тупланды. Коллективны Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, җирлек башлыгы Валентина Пономарёва сәламләделәр һәм котлауларын җиткерделәр. Очрашуда катнашкан җирле язучы Михаил Гоголев, җыр башкарып, китапларын...
-
Хатын-кызлар клубы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Тихоново авылы мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонына кызыклы идеяләр һәм фикерләр багажы белән керделәр. Мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова инициативасы белән өч ел элек оешкан хатын-кызлар клубы 1 октябрьдән тагын эшли башлады. - Клубның девизы: "Авыл мәдәният йорты - сәламәт яшәү рәвеше өчен", - дип бүлешә Ольга Григорьевна. - Шөгыльләрне...
-
Бәзәкәлеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый
Предприятие һәм учреждениеләр эшчәнлеге белән танышу барышында аларны перспективалы үстерү буенча чаралар комплексын билгеләп, район җитәкчесе Валерий Чершинцев территорияләрне карауны авыл җирлекләреннән башлады. Дүшәмбе көнне "Кама" колхозы" ҖЧҖ һәм Бәзәкә җирлегенең социаль билгеләнештәге объектларында булып, Валерий Сергеевич халык җыенында авыл кешеләре белән очрашты. Җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллина агымдагы елның 10...
-
Көзге очрашулар
Ижёвка авылы мәдәният йортында (мөдире Алла Затирко) оештырылган шаяннар һәм тапкырлар ярышы көз фасылына багышланды. "Шаяннар" һәм "Батырлар" командалары очрашу дәвамында муллык һәм гүзәл чор турында белемнәрен ачтылар. Биремнәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар эзләделәр. Алып баручы сәнгать җитәкчесе Фәнисә Нургалиева үзләрен төрле өлкәдә эрудицияле итеп таныткан "Шаяннар" командасын җиңүчеләр дип...
-
Ветераннар жюридан югары бәя алды
Менделеевлылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветераннар арасында "Балкыш"үзешчән башкаручылар республика фестиваленең зона турында катнаштылар. Алабуга, Мөслим, Актаныш, Түбән Кама, Минзәлә, Тукай һәм башка районнар артистлары конкурс программасын күрсәтү өчен Чаллыга җыелды. Татарстанның күренекле артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рамил Курамшин һ.б.лар составындагы жюри алдында менделеевлылар лаеклы чыгыш ясадылар. Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) региональ...
-
Игенне урып-җыю – авыл халкы өчен сынау
Район кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Аерым хуҗалыкларда, бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыруны уңышлы төгәлләп, авыл хезмәтчәннәре уҗым культуралары чәчүгә керештеләр. "Кама" колхозы" ҖЧҖ - шулар исәбендә. Биредә 860 гектар мәйданда игеннәр урып-җыелды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 16 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, җыеп алынган уңыш 18582 центнер тәшкил итте, һәр гектардан...
-
Бөрешлеләрнең хыялы тормышка ашты
Бөрешле авылында озак көтелгән өй туе булды. Биредә ике социаль мөһим объект - модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм 50 урынга "Родничок" балалар бакчасы ишекләрен ачты. Яңа объектларны ачу тантанасында район башлыгы Игорь Привалов аларның республика Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән игълан ителгән максатчан программалар кысаларында төзелүен билгеләп үтте. Кунаклар...
-
Тынычлыкның кадерен белеп
Шушы көннәрдә Ижёвка авылында яшәүче Мария Романовна Леонтьева 90 яшен тутырды. Мәдинә Григорьева Юбилярны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән урынбасары Ләйсән Галеева котлады, чәчәк букеты һәм акчалата бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның адреслы открыткасын тапшырды. Мария Романовна Украинада туган. - Мин яшәгән һәм эшләгән урыннарда сугыш баруына йөрәгем әрни,...
-
Авылда печән өсте
Даими хәбәрчебез наил Гайнетдинов фотога төшерү белән күптәннән мавыга. Ул фоторәсемнәрендә туган авылы татар Кокшанының искиткеч табигатен, эшчән халкын, истәлекле урыннарын чагылдыра. Н.Гайнетдиновның 1962 елда төшергән фотосында печән өсте күренеше. - Ул вакытта колхозда мал-туар күп, печәнне мул әзерлиләр иде, - дип сөйли хезмәт ветераны. - Бу үзенчәлекле авыл вакыйгасына...
-
Төзибез – димәк яшибез
Район территориясендә алтынчы күпфункцияле үзәк торгызыла. Бу юлы ул Сәйтәк авылында урнашачак. - Әле бер ел элек кенә безнең кечкенә авыл "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән игълан ителгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәйданчыгына әйләнер дип беркем дә уйламагандыр. Бу авыл халкы өчен зур вакыйга. Тулаем диярлек тузган элеккеге...