Авыл рубрикасы буенча яңалыклар
-
Төп рольләрдә – Бәзәкә артистлары
Бәзәкә мәдәният йортында спектакль аншлаг белән узды. Үзешчән артистлар авыл халкын һәм кунакларны Илфак Шиһаповның "Исерек айныса, хәерче баеса" комедиясе белән сөендерделәр. Хезмәт ветераннары Зиннур Хәбибуллин, Дамир Гыймазов, төрле һөнәр вәкилләре Фәрид Гәрәев, Кәүсәрия Шәйдуллина, Фәйрүзә һәм Илсур Хуҗаәхмәтовларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Алар концертларда, тематик чараларда актив катнашалар. Бу юлы...
-
Яңабирделеләр фестивальдә фашистны әсирлеккә алды
"Җиңү салюты" халык иҗаты фестивале кысаларында Абалач, Яңабирде һәм Тойгуҗа авыллары җирлекләре әзерләгән отчёт концерты көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә татар, рус, удмурт көйләре яңгырады. Программаны "Армиягә озату" вокаль-бию композициясе белән Яңабирде үзешчәннәре ачты. Тамашачы "Теремшур"ның кече һәм өлкән составын, солистлар Мария Ботникова, Александр Антонов, Виктор Никифоров чыгышын алкышларга...
-
Ветераннарга юбилей медале тапшырылды
Район авылларында тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү, аларга "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медален тапшыру тантаналары уза. Ижёвка ветераннары мәктәп бинасына чакырылды, рәхмәт сүзләре белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев аларга юбилей медальләре тапшырды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, "Ижминводы" санаторие директоры Айдар Садыйков, җирлек...
-
Тынгысыз җан
Тыл һәм хезмәт ветераны С.Бәдретдинова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Саҗидә Миргазиевнаны район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, юбилярга РФ Президентының исемле открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Редакция корреспондентлары Тоймага юбиляр янына килгәндә, ул күршеләре, авыл аксакаллары һәм абыстайдан котлаулар кабул итә иде. Саҗидә апаның балалары олуг бәйрәме...
-
Тырышлык бәхет китерә
Хатын-кызның бәхете - нәсел тамырын дәвам итүче тәүфыйклы балалар үстереп, аларның киләчәген күрүдә, яраткан хезмәте белән тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшә алуда. - Турай авылында туып үскән, бүгенге көндә Әтәстә гомер итүче киң күңелле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, көчле рухлы әниебез Минҗиан Мөхәммәтгалиевага 10 мартта 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Гарифҗан...
-
Матурлык, мәхәббәт, гармония
Илнәттә яшәүче биш бала әнисе Татьяна Семякова "Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона туры җиңүчесе булды. Ул район данын конкурс финалында яклаячак. Бәйге программасында ул "Хатын-кыз-ана" номинациясендә чыгыш ясады. Татьяна тормыш иптәше Степан Анатольевич белән өч кыз һәм ике ул тәрбияли. Кристина - медучилище студенты, Анжелика юридик...
-
Спорт һәм җыр – авыл яшьләренең тормыш юлдашы
Быел традицион "Авыл яшьләре" спорт уеннары Ижёвка җирлегендә үтте. - Хәзер барлык чаралар да Җиңүнең 70 еллыгына багышлана, - диде сәламләү сүзендә район җитәкчесе Валерий Чершинцев. - Мин бүген бирегә иң җитез, көчле һәм максатка омтылучы спортчылар җыелганлыгына ышанам. Барыгызга да азарт, гадел җиңүләр телим. Катнашучыларны шулай ук ветераннар Советы...
-
Юк, Җиңү картаймады, аңа нибары 70 кенә
Бу сүзләр халык иҗаты фестивале кысаларында узучы Тат.Чаллы һәм Тихоново җирлекләренең концерт программасы лейтмотивы булды. Ике коллектив та билгеләнгән темага җитди якын килгән - үзешчән артистлар башкаруында сугыш чоры җырлары һәм шигырьләре яңгырады, әдәби-музыкаль композицияләрдә фронт көндәлеге, тылдагы эш фрагментлары чагылдырылды. "1941 ел чыгарылышы" - мәктәпләрнең иҗат коллективлары сәхнә күренешен...
-
Фермер – ул яшәү рәвеше
Зыряновлар фамилиясе Менделеевскида популяр санала. Катлаулы яшәеш хәленнән чыгу юлын таба белүче якташларыбызның зур һәм тату гаиләсе турында бер генә мәртәбә булса да ярдәм һәм киңәш сорарга туры килгән күпләр беләдер. - Әти-әни безне кечкенәдән хезмәттә күнектерде. Гаиләбез ишле булды. Эне һәм сеңелләрем белән без унбер бала. Мин иң өлкәне....
-
Менделеевск районында янә бер дин йорты
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, җирлек башлыгы Валентина Мамакова, Яр Чаллының Изге Вознесенский Архиерейя йортының дин әһелләре, авыл халкы һ.б.лар катнашты. Хезмәт ветераны Анатолий Камашев сүзләренчә, гөмбәзне һәм тәреләрне Ижевск осталары ясаган. - Авылда гыйбадәт йортына берничә ел элек нигез салынды. Ниһаять, чиркәү төзелеп бетте, тәрәзәләр һәм...
-
Татар Чаллысында Раштуа ярминкәсе
Дүртенче ел рәттән Татар Чаллысы авылында Раштуа ярминкәсе киң колач белән уза. Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре ата-бабалар традицияләрен яңарту өстендә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Көн салкын булуга карамастан, Мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык күп җыелды. Дәртле музыка, шаян такмаклар һәм биюләр кешеләрне әйлән-бәйләнгә дәште. Бала-чага хәрәкәтле...
-
Халкым моңнары
Россия Конституциясе көненә Тойма мәдәният йортында татар халкы күңелендә сакланган җырларга багышланган кичә оештырылды. Вокал жанрын үз итүче өлкән һәм яшь үзешчәннәр башкаруында авторлык һәм буыннан-буынга күчеп килгән халык җырлары һәркемне моң иленә чакырды. Концертны алып баручы китапханәче Фирдәвия Җамалетдинова тамашачыларга Гөлсинә Ульданова, сиксән яшен тутырган Гөлфәрүзә Сибагатуллина, Альбина Миңнеханова,...
-
Камайлылар грантны төзекләндерүгә тоттылар
Сишәмбе көнне район җитәкчесе Валерий Чершинцев Камай җирлегендәге авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм бюджет өлкәсе оешмалары эшчәнлеге белән танышты һәм халык җыенында катнашты. Унбер айдагы эш турында җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов мәгълүмат бирде. Ул билгеләгәнчә, агымдагы елда бер миллион сум күләмендәге грант акчалары авылны төзекләндерүгә тотылды. - Без иске агачларны кисү,...
-
Язмышы гади тукымадан
Инвалидлар ункөнлеге барышында Тихоново китапханәсе мөдире Надежда Медведева һәм авыл мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова өйләргә йөрделәр. - Мондый очрашулар хәтердә тирән эз калдыра, - диләр алар, - без газета укучыларга хезмәт сөючән Зариповлар гаиләсе турында сөйләргә телибез. Зөләйха Шәвәлиевна һәм Хәмәтхарис Вагыйзович Тихоновода 30 елдан артык яшиләр, аларның өйләнешкәннәренә...
-
Табигать улы белән очрашу
Иске Гришкин авылы китапханәсендә җирле шагыйрь Иван Алексеев мәктәп укучылары белән очрашты. Китапханәчеләр Галина Бармакова hәм Клавдия Михайлова шагыйрьнең тормыш юлы, яшьлек еллары, әти-әнисе, гаиләсе турында мәгълүматлар бирделәр hәм бай эчтәлекле презентация күрсәттеләр. Кичә авторның үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләве белән чиратлашып барды. Аның "Мин -табигать баласы" дип исемләнгән җыентыгыннан...