Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Погонлы ханымның язмышы

2018 ел эчке эшләр хезмәте подполковнигы Елена Алиева өчен һөнәри яктан гына түгел, шәхси планда да истәлекле.

Укытучыдан паспортчыга
Елена Григорьевна институт юлламасы буенча Әгерҗе мәктәбендә алман телен укыта. Ул вакыттагы Әгерҗенең эчке эшләр бүлеге начальнигы Рафил Ногуманов, хәзерге закончалык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары, җитди, максатка омтылучан кызны күреп алып, аңа балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазифасын тәкъдим итә. 1985 елның 8 мартында Е.Алиеваның милиция стажы санала башлый.
– Педагогик тәҗрибә белән балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы йөкләмәлерә керү җиңел бирелде. Коллектив формалаштырылган, анда һәркем үз урынында иде, – дип искә ала беренче елларны әңгәмәдәшем. – Инспекциядә өч ел эшләдем. Ә 1988 елда паспорт службасын җитәкләдем.
Һөнәр сызыклары
Паспорт-виза хезмәтендәге эш тыныч, аның турында “куркыныч та, авыр да” дип әйтеп булмый дип саныйлар. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Игътибар һәм тимер нервылар таләп итүче төп йөкләмәдән тыш, хезмәткәрләр, шул исәптә начальник, нечкә психолог һәм яхшы юрист та булырга, закон буенча яшәүче гражданнар белән сөйләшә, алимент түләмәүчеләрне таба белергә, качып йөрүче җинаятьчеләрне барларга тиешләр. Соңгы вакытта районга төрле сәбәпләр белән килүче мигрантлар саны йөкләмәләрне тагын да арттырды. Хезмәткәрләр менделеевлыларны паспорт режимын бозмыйча хокукый дәүләттә яшәргә өйрәтергә тырышалар.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Елена Алиева, Менделеевск районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы буларак коллегалары белән бергә күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен яулап, куелган бурычларны компетентлы чишә. Е.Алиеваның үз эшенә тугрылыгы, чын һөнәрилеге “Бурычка тугрылыгы”, “ЭЭМда фидакарь хезмәте өчен” мактау билгеләре, өчәр дәрәҗәдәге “Службада аерылып торуы өчен” медальләре белән югары бәяләнде.
– Мин иң мөһименнән уңдым: милиция мине үз кеше буларак кабул итте. Төрле елларда язмыш мине гаҗәеп хатын-кызлар белән очраштырды. Алар Нина Янкова, Любовь Кондратьева, Римма Халитова, Илсөяр Хисамова, Земфира Җамалетдинова, Нурлыһөдә Гыйльфанова, – дип уртаклаша безнең язмабыз герое. – Кайберләре өчен мин зирәк остаз булдым, икенчеләреннән хатын-кызлар гына эшләгән әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәндем. Мин үземнең милиция язмышымнан канәгать.
Тыл: вакыт белән сыналган ышанычлылык 
Полицейскийларның җиңел булмаган көндәлек хезмәт авырлыкларын Елена Григорьевна белән якынннары уртаклаша. Тормыш иптәше – элеккеге тикшерүче Олег Хаджилехович белән 30 елга якын бергә яшиләр. Бу дәвердә алар бер-берсенә булган мәхәббәт хисләрен югалтмаганнар.
26 яшьлек уллары Олег “Алабуга” махсус икътисадый зона предприятиеләренең берсендә эшли.
Е.Алиеваның әти-әнисе, сугышта катнашучы Григорий Спиридонович һәм Галина Ивановна Тарасовларның тормышы биш балалары өчен биргән антларын үтәүнең матур үрнәге булып тора: “Кайгыда да, шатлыкта да, авырган чакта да, сәламәт булганда да бергә”. Бу көннәрдә Елена Григорьевна 60 яшьлек юбилее уңаеннан Эчке эшләр бүлеге җитәкчелегеннән, күпсанлы хезмәттәшләреннән, якыннары һәм дусларыннан җылы котлау сүзләре кабул итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ана капиталы"