Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Шахтёрскидан күчеп килгән гаилә менделеевскида төпләнергә ниятли

Татарстан һәм Россиянең башка регионнары кебек, Менделеевскига да Украина халкы күченә. Кайберәүләре анда тынычлык урнашуга Ватанына кире кайтырга өметләнә, икенчеләре биредә калып, тормышны яңадан башларга уйлыйлар. - Мәшгульлек үзәгенә Украинадан килгән 73 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 48е - эшкә сәләтле. Бүгенге көндә алар "Аммоний" ААҖ, Карпов исемендәге химзавод, "Менделеевсказот", "Форд-Соллерс"та...

Татарстан һәм Россиянең башка регионнары кебек, Менделеевскига да Украина халкы күченә. Кайберәүләре анда тынычлык урнашуга Ватанына кире кайтырга өметләнә, икенчеләре биредә калып, тормышны яңадан башларга уйлыйлар.
- Мәшгульлек үзәгенә Украинадан килгән 73 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 48е - эшкә сәләтле. Бүгенге көндә алар "Аммоний" ААҖ, Карпов исемендәге химзавод, "Менделеевсказот", "Форд-Соллерс"та эшлиләр, - дип хәбәр итте мәшгульлек үзәге директоры Елена Мөхәммәдиева.
Социаль яклау бүлегенең баш белгече Фрүзә Хаҗиева сүзләренчә, ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 8 августында чыккан 571 нче карары нигезендә, 31 августка кадәр кайтканнарга матди ярдәм күрсәтелде. Районда андыйлар 24 кеше, шул исәптә - җиде бала.
Александр Киселёв хатыны Светлана һәм ике кызы белән Менделеевскида сигез ай яши. Шунысы куанычлы, Киселёвлар Шахтёрскидан актив хәрби хәрәкәтләр башланганчы китеп өлгерәләр.
- Яшәве кыенлашты, бомбага тотулар башланды, кызым елый, хатын авырлы, йортны калдырып китәргә туры килде. Барыбызга 500 сум акчабыз бар иде. Башта безне Таганрогта палаткаларда урнаштырдылар, аннан Самара өлкәсенә күчерделәр, августта - Менделеевскига, - ди гаилә башлыгы Александр.
Ул тумышы белән Смоленск өлкәсеннән, армиядән соң Украинада шахтёрлар шәһәрендә кала, 15 ел шахтада эшли. Сәламәтлеге торышы буенча табиб аңа эшен алыштырырга куша, такси руле артына утырырга туры килә. Зур гаиләнең туендыручысы еллар буенча туплаган малын: өен, хуҗалыгын ташлап китәргә туры килер дип уйламый. Хатыны балалар тәрбияләү белән мәшгуль була. Зурларының үз гаиләләре: килене белән улы Эдуард Мәскәү астында яши, кызы Екатерина - Әзербәйҗанда.
Александра 3 нче мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Директор евгений Ямщиков, укытучылар кызны мәктәпкә әзерләргә булышалар. Кечкенәсе Диана бер ай ярымлык. Гаилә социаль пакет һәм медицина хезмәтеннән файдалана.
- Район җитәкчесе Валерий Чершинцев, урынбасары Ләйсән Галеева, миграция службасы начальнигы Елена Алиева, Карпов исемендәге химзавод директоры Дамир Шәмсинга зур рәхмәт. Мине гипосульфит цехына аппаратчы итеп алдылар, гыйнвар азагында заводның ведомстволы бүлмәсен бирделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре начальнигы Александр Балясов белән берлектә көнкүреш өчен барысын китерделәр: ике диван, өстәл, шифоньер, телевизор, кер юу машинасы, балалар арбалары, - дип дәвам итә Александр.
Киселёвлар гаиләсе Менделеевскида төпләнергә уйлый. "Сезнең шәһәр, җитәкчелек, халыкның мөнәсәбәте ошый. Кире китәргә җыенмыйбыз", диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Менделеевскига Украина халкы күченә