Җырдан башка бер көн дә...
Аның катнашыннан башка бер генә концерт та узмый. Яраткан эше белән кырык елга якын шөгыльләнү аңа яхшы формада калырга, сәхнәдә һәм музыкаль гаиләдә үзен бәхетле тоярга ярдәм итә. Менделеевлылар безнең язмабыз героеның тамашачының һәм ветераннарның яраткан җырчысы Клара Галләмова булуын һичшиксез аңлаганнардыр.
Гаилә чишмәсеннән агылган җырлар
Магнит кебек үзенә тартып тора торган менделеевлылар бар. Алар турында гадәттә “тарту көче бар” яисә “компаниянең йөрәге” дип әйтәләр. Сүз Галләмовлар һәм Ахунҗановлар династияләре турында бара, аларның гаиләләренең музыка белән мавыгулары турында. “Музыка безне бәйләде...” – бу алар турында. Музыкага, татар җырларына беренче мәртәбә якын килү, балачагы, гаиләсе белән бәйле. Аларның барысы да эш вакытында яисә кул эшләре белән шөгыльләнгәндә таныш көйләрне көйләделәр. Шуның өчен дә ул, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни агарту училищесына укырга кереп клуб хезмәткәре һәм халык уен кораллары оркестры җитәкчесе белгечлеген ала. Кайту белән район мәдәният йортында директор була. Мәдәният сарае ачылу белән балалар бүлеге инструкторы булып күчә, соңрак аны җитәкли. Әмма җырдан бервакытта да аерылмый. 1993 елда Клара Гәлимҗановна “Ивушка” вокал ансамблен оештыра, коллектив төрледән-төрле бәйгеләрнең лауреат һәм дипломанты була.
Үз җырыңны табу
Клара Гәлимҗановна 2002 елда Мәдәният сарае җитәкчелеге тәкъдим иткән хезмәт ветераннарының халык хоры хормейстеры вазифасына риза була. Шул вакыттан бирле хор яңа тормыш башлый.
– Мин эшемнән уңдым, – дип уртаклаша Клара ханым. – Сәхнәдә җырлаганда без музыка белән шөгыльләнәбез, тамашачы белән аралашабыз, бу позитив энергетика һәм яхшы кәеф бирә. “Без” дип әйтәм, үземне генә түгел, якыннарым, минем гаиләм булып беткән хорда катнашучыларны да күз уңында тотып әйтүем.
Республикада татар эстрада җырларының үсеш алуы һәм бөек Г.Тукай телендә башкарылачак җырлар коллективларына ихтыяҗ булу “Ивушка” вокал ансамблен “Талларым” татар эстрада җырлары ансамбленә үзгәртүгә китерә.
– Клара Гәлимҗановна чын мәгънәсендә музыкага, җырга, үз эшенә гашыйк кеше, – дип билгеләде С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова. – Бу уңайдан аның иҗади сәләте һәм зур тәҗрибәсе, үз һөнәрен даими камилләштерүе зур роль уйный. Шуның өчен дә аның копилкасында бүләкләре бихисап: III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты медале, дипломнар һәм Мактау грамоталары, сертификатлар, Рәхмәт хатлары.
Талантлы гаиләдә барысы да җырлый
Ул җитәкләгән коллективларның уңышларының сере һәм аның аерым җырлау карьерасына килгәндә Клара Гәлимҗановна боларның барысына да якыннарының йогынтысы зур дип саный. Кайчандыр аның тормышына саф мәхәббәт үтеп керде. 12 ел элек дөньядан киткән гитарачы һәм җырчы Илгиз Галләмов беренче нотадан ук Клараның йөрәк кылларын чиртте. Иҗади гаиләдә барысы да шома һәм тигез генә барган вакытлар аз була. Аеруча да ата-анада, кызларында да Ходайдан бирелгән талант булганда. Ләкин Гәлләмовларда һәрвакыт тынычлык хөкем сөрә, җырлар яңгырый, аларны тыңлап күңелгә рухи азык аласың. Клара ханымның җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керә. Тормышының төрле мизгелләрендә, шатлык һәм кайгыда да җыр аңа юлдаш. Клара Гәлимҗановнаның һәм аның коллективларының иҗат тормышы яңа планнар, яңа идеяләр белән яши, аларның әле барысы да алда. Шуның өчен без аларга яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев