Юстициянең мөлаем киңәшчесе
Узган ел юстиция киңәшчесе Гүзәл Хәбибуллина өчен һөнәри яктан да, шәхси планда да истәлекле булды.
Августта Гүзәл Габделәхәтовнаның прокуратурада хезмәт итүенә 35 ел тулды. Бу елларда аның турыдан-туры катнашуында бихисап менделеевлыларның хокуклары һәм кызыксынулары якланды, район тормышының төрле өлкәләрендәге канун бозуларга чик куелды.
Безнең язмабыз героеның җилкәсендә зур һәм вакыйгаларга бай тормыш юлы, ул район һәм ведомство җитәкчелегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бер генә мәртәбә билгеләнмәде.
31 ел – бер коллективта
Прокуратура эше җиңелләрдән түгел, җаваплы, күп көч һәм вакыт, сабырлык һәм югары әхлакый сыйфатлар таләп итә – боларның барысы да прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллинада бар. Бу вазифада районда әлегә ул беренче һәм бердәнбер булып кала бирә. Гүзәл ханым җинаять хөкем эшләрен башкаруның барлык төр юнәлешендә дә күзәтчелек эшләре алып бара.
Аның ярдәме белән кассациация һәм апелляция тәкъдим ителешләре 100 проценты белән сыйфатлы һәм нәтиҗәле.
– 31 ел – бу тулы бер тормыш. Гүзәл Габделәхәтовна эшен яратып, намус белән башкара, үз һөнәренә тугры кала бирә, – дип билгеләде район прокуроры Антон Чураков. – Коллективта уңай, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, бу безнең эшчәнлек өчен аеруча мөһим, чөнки аның йогынтысы зур. Без әлеге өлкәдә ул күп файда китерер дип ышанабыз.
Прокуратура коллективы Г.Хәбибуллина белән горурлана, аның район халкы, киң җәмәгатьчелектә авторитеты югары. Яшь хезмәттәшләре өчен ул остаз, зирәк киңәшче, ярдәмчел һәм изге күңелле кеше.
Бәхет – балаларында һәм яраткан эшендә
Гүзәл Габделәхәтовна буш вакытын балаларына багышлый, ул аларда аңлау һәм үз һөнәренә мәхәббәт сала алган. Улы Ришад Казанда яши һәм эшли. Кызы Алия Россия университеты гадел хөкеменең Казан филиалының IV курсында укый.
– Мин үз балаларымны яратам һәм алар белән горурланам, – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем, – алар нәсел тамырын дәвам итүчеләр, киләчәктә терәк һәм ышаныч.
Шундый хатын-кызлар бар, алар сөйкемле булулары, елмаюлы, кызыксынучан карашлары белән үзләренә тартып торалар. Гүзәл Габделәхәтовна шундыйлардан, ул һәркем белән яхшы мөгәләмәдә.
Бәхетегез нәрсәдә, дигән сорауга ул уйланмыйча гына җавап бирде: “Гаиләдә һәм балаларда, яраткан эшем һәм мавыгуларымда, тормышның һәр мизгеленнән ямь таба һәм шатлана белүдә”.
Аның өчен матди байлык түгел, рухи кыйммәтләр мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев