Сәламәтлек

40 яшүсмер армиягә алыначак

Район чакырылыш комиссиясе 1 апрельдә башланды. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Сергей Вележев сөйләвенчә, яз көне хәрби хезмәткә чакырылуга кичектерелүе һәм азат ителүе булмаган 1988-1997 елларда туган яшүсмерләр алына. Хезмәтнең вакыты һәм географиясе үзгәрешсез - бер ел, ташламалар һәм акчалата түләү. Булачак солдатлар көне 24 апрельдә үткәрелә, май башында беренче партия...

Район чакырылыш комиссиясе 1 апрельдә башланды.
Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Сергей Вележев сөйләвенчә, яз көне хәрби хезмәткә чакырылуга кичектерелүе һәм азат ителүе булмаган 1988-1997 елларда туган яшүсмерләр алына. Хезмәтнең вакыты һәм географиясе үзгәрешсез - бер ел, ташламалар һәм акчалата түләү.
Булачак солдатлар көне 24 апрельдә үткәрелә, май башында беренче партия озатыла. - Июль уртасына кадәр дәвам итәчәк кампаниянең үзенчәлеге - югары белемле егетләргә сайлау хокукы бирелә: чакырылыш буенча бер елга, яисә контракт буенча ике елга барырга. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләү һәм ташламаларда аерма зур.

Менделеевск Менделеевск яңалыклары район чакырылыш комиссиясе

Нет комментариев