Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кулны сәламәтлек пульсында

"Юность" район мәдәният йортында һәр елны үткәрелә торган медицина советы булды, аның эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге начальнигы Юрий Аржанов катнашты. Үзәк район больницасының баш табибы Олег Сабаев докладын уңай үзгәрешләрдән башлады. Максатчан программалар актив гамәлгә ашырылды, больницаның материаль-техник базасын ныгыту буенча эш дәвам итте, яңа ФАПлар...

"Юность" район мәдәният йортында һәр елны үткәрелә торган медицина советы булды, аның эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге начальнигы Юрий Аржанов катнашты.
Үзәк район больницасының баш табибы Олег Сабаев докладын уңай үзгәрешләрдән башлады. Максатчан программалар актив гамәлгә ашырылды, больницаның материаль-техник базасын ныгыту буенча эш дәвам итте, яңа ФАПлар ачылды, биналарны үзгәртеп кору һәм ремонт эшләре алып барыла. Узган елда 1,1 миллион сумга медицина җиһазлары бирелде. Кадрлар җитмәү иң кискен проблема булып кала.
- 2015 елда тагын да күбрәк эшләр башкарырга кирәк: ремонтны төгәлләргә, Татар Чаллысында ФАПны, Сәйтәктә күпфункцияле үзәктә медкабинетны куллануга тапшырырга, - диде Олег Сабаев.
Юрий Аржанов медиклар алдында торган бурычларны санап үтте. Беренче чиратта, кеше үлемен киметү буенча профилактик эшне җитдиләндерү.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән чыгыш ясаган урынбасары Константин Макаров авыруларны дәвалау өлкәсендә армый-талмый эшләүләре өчен медикларга зур рәхмәт белдерде.
Ел нәтиҗәләре буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен кабул итү бүлеге шәфкать туташы Нурия Кәримова, терапия бүлегенең табиб-неврологы Иван Иванов, поликлиниканың участок шәфкать туташы Альбина Гыйльметдинова район җитәкчесе һәм үзәк больницаның баш табибы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Озак еллар намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы һәм 75 яше тулу уңаеннан, табиб-физиотерапевт Виль Нәҗипович Бикмөхәмәтов район җитәкчесенең Мактау грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары медицина советы