Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Сәйтәклеләр традицияләрне саклыйлар

Сәйтәк авылында Питрау бәйрәме дүртенче ел үткәрелә.

Бу юлы да ул яшел аланга салалыларны, кунакларны җыйды. Котлауларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева юллады, традицияләрне саклауның буыннарны бәйләүче җеп булуын билгеләде.

– Яшьләр, балалар районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белергә тиешләр, – диде ул.

Тәбрикләүләргә Бәзәкә җирлеге башлыгы Илмир Кашафетдинов та кушылды.

Бәйрәм хуҗалар – “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле чыгышыннан башланды. Алар төп элементлары тәкыя үрү, каен себеркеләре бәйләү булган “Питрау” композициясен күрсәттеләр. Җыелганнарга концерт номерларын Монай, Иске Гришкин, Камайдан иҗат төркемнәре бүләк иттеләр.

Питрау күңелле уеннар белән үрелеп барды: мәйдандагылар бау тартыштылар, уенчык атларда чаптылар, тизлеккә бүрәнә кистеләр. Балалар өчен аниматорлар төркеме, аттракционнар эшләде. Сәүдә нокталары татлы эчемлекләр, камыр ризыклары, хуш исле шашлык тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев