Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Укучылар өчен автокласс

Дүртенче мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды.

Яңартылган бина тематик стендлар, уку кирәк-яраклары, юл билгеләре модельләре, светофор, «Юл хәрәкәте әлифбасы» икеяклы магнит-маркер тактасы, «Юллар әлифбасы» өстәл уены белән җиһазландырылган.

Мәктәп директоры Луиза Хәбибуллина район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева һәм ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Айрат Гасыймовка заманча бүлмә өчен рәхмәт белдерде.

Автокласста булдырылган шартларны беренчеләрдән булып өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары сынадылар. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Лилия Гыйззәтуллина 11 сыйныф укучылары Зарина Елизарова һәм Ангелина Юмагужина белән викторина үткәрделәр. Балалар алты турда каралган биремнәрне чиштеләр. Һәр дөрес җавапка баллар өстәлә. Яшь армиячеләр беренче урынны яуладылар, икенче – юидчылар. Укучылар истәлекле бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтаручы асма бизәкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев