Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ә сез сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. Бу уңайдан без менделеевлыларның сәламәтлекләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларын сорашып белдек. Роза Ивановна Пенкина, Карпов исемендәге химия заводы ветераны: - Сәламәтлегемә җитди карыйм. Соңгы ун ел дәвамында иртән гимнастика ясыйм, диета тотам, массаж алам. Больницага даими йөрим, анализлар тапшырам, белгечләрдән консультация алам, табибларның һәрвакыт яхшы...
-
Мәҗбүри медицина иминияте нәрсәне гарантияли?
Узган ел азагында Татарстан Республикасы территориясендә 2013-2015 елларда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең гарантияләре Программасы расланды. Ә хәзер булып узган үзгәрешләргә карата берничә аңлатма. 2013 елдан һәр кеше медицина ярдәме алу өчен оешма (поликлиника) сайлый ала, ләкин елга бер тапкыр гына. Аның буенча сез елга бер тапкыр алар ризалыгы белән...
-
Больницада яңа җиһазлар һәм машиналар
Вәсилә Мортазина Менделеевск больницасына яңа заманча җиһаз - өлкәннәрдә һәм балаларда ясалма үпкә вентиляциясе аппараты кайтты. Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев сүзләренчә, яңа җиһазларның барлыкка килүе безнең табибларның Красноярск медицина академиясенең анестезия һәм реанимация кафедрасы мөдире Алексей Горобченко белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды. - Менделеевск үзәк район больницасы...
-
Сыйфатлы хезмәт – төп максат
Фәймә Вахриева "Юность" район мәдәният йортында медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчет җыелышы булды. Үзәк хастаханәнең баш табибы Мөслим Гилёв узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына кадрлар җитмәве чагылыш табуы,...
-
Нәтиҗәле эш һәм “алтын” минутлар турында
Миңа - 45 ел стажы булган дәвалаучы табиб, 35 елдан артык сәламәтлек саклауны оештыручы-баш табиб һәм бүлек мөдире булып эшләгән кешегә, медицина учреждениесе җитәкчесе эшчәнлегенең үзенчәлекләре яхшы таныш. Бигрәк тә, мираска финанс һәм оештыру эшләре буенча күп проблемалар калган булса. Нәкъ менә шундый проблемалы учреждениене - Менделеевск район үзәк больницасын...
-
Бөтенебезгә битлек режимына
Казанда һәм Чаллыда грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруларының кабынуы күзәтелә. Безнең районда 53 пациентка "тын юлларының кискен вируслы инфекциясе" диагнозы куелды. Авыручылар саны атна саен арта, - дип мәгълүмат бирде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв. Аның сүзләренчә, тын юлларының вируслы инфекциясен кисәтү максатында...
-
Грипп эпидемия бусагасын үтмәде
- Атна дәвамында Менделеевск районында тын юллары кискен вируслы инфекциясе белән авыруның 38 очрагы теркәлде. Грипп эпидемия бусагасын үтмәде, - дип мәгълүмат бирде үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв. - Шуның белән беррәттән Татарстан Республикасында узган атнада тын юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруының 17101 очрагы ачыкланды. 10 мең кешегә исәпләгәндә...
-
Үзлектән дәвалау белән шөгыльләнмәгез
Районда кискен тын юллары вирус инфекциясе авырулары буенча статистика нинди, гриппка ничек каршы торырга - журналистлар шундый сорауларга җавап эзләде. - Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, гыйнварның беренче яртысында кискен тын юллары вирус инфекциясе авыруларының сизелмәслек артуы күзәтелә, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Алабуга районы буенча район бүлеге җитәкчесе...
-
Приютлылар санаторийда
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче 17 яшүсмер "Алтын башак" сәламәтләндерү санаториенда ял итә. Балалар Чувашиядә 18 көн булачак, сәламәтлекләрен ныгытачак һәм программа буенча укуларын да дәвам итәчәкләр. Малайлар һәм кызлар төрле чаралар, конкурс-бәйгеләр, спорт ярышларында катнашырга исәплиләр.
-
Узган елда 9 кешедә “туберкулез” диагнозы булуы ачыкланды. Бу безнең район өчен зур сан. Үзәк шифаханәдә туберкулез авырулы 46 кеше диспансер исәбендә тора. Бер авыру көнгә 20 сәламәт кешене зарарларга мөмкин. Социаль авыруның үсеш шартлары, барлау а
Узган елда 9 кешедә "туберкулез" диагнозы булуы ачыкланды. Бу безнең район өчен зур сан. Үзәк шифаханәдә туберкулез авырулы 46 кеше диспансер исәбендә тора. Бер авыру көнгә 20 сәламәт кешене зарарларга мөмкин. Социаль авыруның үсеш шартлары, барлау алымнары, профилактикалау турында үзәк больницаның баш табиб урынбасары Д.Кашапова белән әңгәмә кордык. - Дамира...
-
Хәтер һәм уйлар
Еллар узган саен, хәтер табиблар - чын шәхесләр белән эшләгән вакытны искә төшерә. Алар арасында - Бөек Ватан сугышында катнашучылар стоматолог, шифаханә мөдире Евгений Павлович Бетгер, терапевт, патологоанатом, Кызыл Хаҗ җәмгыяте рәисе, почетлы донор Александр Николаевич Клунок, терапевт, шифаханә мөдире Лариса Евгеньевна Петухова. ТАССРның атказанган табибы, инфекционист, баш табиб булып...
-
Хастаханә автопаркына – ашыгыч ярдәм машинасы
"Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2011-2012 елларда яңарыш" ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы кысаларында Менделеевск үзәк хастаханәсе автопаркы тагын бер машиналы булды. Заманча махсус җиһазланган ашыгыч ярдәм машинасы халык сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертәчәк. Чөнки бу службада хезмәт куючылар өчен һәр минут кадерле. Шулай ук шәфкать туташларының хезмәт сыйфатына да, ярдәм күрсәтүнең...
-
Ак халатлы кешегә мәдхия
Октябрь башында - урамда инде көз билгеләре чалынган, әмма әле кояш үзенең нурлары белән безне җылыткан чорда, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Г.Сергеева олуг юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итте. Галина Салиховнаның юбилее турында безгә коллегалары һәм аңа рәхмәтле пациентлары хәбәр итте. Алар үзәк шифаханәнең күзәтү кабинетының югары категорияле акушеры, шул...