Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кама ярдәм сораса
"SOS! Кама ярдәм сорый" һәм "Җиргә сәламәтлек бүләк ит!" РИТЭК проектларын гамәлгә ашыру кысаларында балалар китапханәсендә "Кама - минем бишегем" экологик форумы узды. Форумны оештыручы Люция Смирнова кунакларны тәкъдим итте, алар арасында "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Дмитрий Жуков та бар. Балалар аның җирле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында...
-
Спортка тартылып
Физкультура һәм спортны. сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан районда Бөтенроссия олимпиада көне узды. "Кама таңнары" приюты да бу башлангычтан читтә калмады. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр беренче мәктәпнең спорт мәйданчыгына "Спорт - син дөнья" чарасына җыелдылар. Йөгерүдә, биеклек һәм озынлыкка сикерүдә, төрле күнегүләр ясауда ярышу иң көчлеләрне ачыклады. Җиңүчеләр призларга ия булдылар. Барлык...
-
Изге чишмәгә экскурсия
Социаль үзәкнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәге педагоглары авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне Дәвалаучы Пантелеймон чыганагына алып бардылар. Алабугадан ерак булмаган "Малый Бор"да урнашкан чишмәнең суын авыз итү, аның тарихы белән танышу һәм табигать кочагында ял итү балалар күңелендә озакка сакланыр.
-
Геройлар кубогына ярышлар
Җиңү көненә карата ир-атлар командалары арасында хоккей буенча узган очрашу иң осталарны ачыклады. "Айсберг" боз сараенда биш команда кызу ярыш җәелдерде. "Дим" хоккейчылары күчмә кубокка ия. Алар "Иң көчле хоккей командасы" исеменә өченче тапкыр лаек булдылар. "Айсберг"лылар - икенче. Өченчелек "Монай" командасында. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылды һәм бушлай боз сараена...
-
Безнекеләр булдыра
Казанда бадминтон буенча республика беренчелегенә оештырылган ярышта Елизавета Чугунова уңыш яулады. Ул малайлар һәм кызлар белән парлы чыгышта икенче һәм өченче урынга чыкты. Яшь спортчы диплом һәм медальгә ия булды. Тренеры Тәнзилә Шәйхулова белдерүенчә, Елизавета үз яшь төркемендә республикада "икенче ракетка" санала. Татарстан җыелма командасында икенче ел шөгыльләнүче кызга зур...
-
Ветераннарга – кайгырту һәм игътибар
Җиңү көне алдыннан район больницасында сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен палаталарны тикшерделәр. Инициаторлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе булган "Безнең кадерле ветеран" проекты бер елга исәпләнә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. - Район үзәк...
-
Бассейнда йөзү ярышлары
"Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган йөзү ярышлары узды. Су баталияларында химия заводлары, үзәк больница, "Ижминводы" санаторие, шәһәрнең балалар бакчалары, шәһәр һәм авыллар мәктәпләре, район суды, эчке эшләр бүлеге, "Химсервис" ҖЧҖ, Әфганстан ветераннары һәм инвалидлары союзы вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Һәвәскәр спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел...
-
“Химик" – җиңүче
"Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында атна дәвамында мини-футбол буенча шәһәр һәм район чемпонаты узды. Уенда катнашкан 10 команда арасында киеренке көрәш җәелдерелде. Очрашуларның хөкемдарлары Игорь Чернов һәм Сергей Романюк, "Химик" командасының яхшы әзерлеген белдереп, беренче урын билгеләделәр. "Челси" командасы, азга гына калышып, икенчелекне яулады. "Арсенал" өченче булды. комплекс директоры Сергей Лисютин уңышка...
-
Депрессия беренче урында
10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Район үзәк больницасының баш табибы урынбасары, табиб психиатр-психотерапевт Светлана Горячих корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага менделеевлыларның психик авырулары, шул исәптән депрессия турында сөйләде. - Светлана Илһамовна, психик сәламәтлек төшенчәсе нәрсә ул? - Психик сәламәтлек кешенең...
-
Диагноз – хөкем карары түгел
Үзәк район больницасының актлар залында ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау, дәвалау һәм профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда Яр Чаллының СПИД-үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов, "Светоч" хәйрия фонды җитәкчесе һәм СПИД-үзәк консультанты Светлана Цуканова, больницаның баш табибы урынбасарлары Дамира Кашапова һәм Геннадий Герасимович, ММЧ вәкилләре катнашты. Галимҗан Салихович билгеләп киткәнчә, ВИЧ-инфекция буенча...
-
Вакытында дәвалану – озак һәм сәламәт яшәү гаранты
Район үзәк больницасында ВИЧ-инфекция һәм аның белән бер үк вакытта булган авыруларны профилактикалау, дәвалау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия рәисе - социаль мәсьләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов утырышны алып барды. Комиссия утырышында баш табиб урынбасары Дамира Кашапова, башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр...
-
Медиклар турында сез нинди фикердә?
Бу көннәрдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең корреспондентлар Роза Шәрәфиева һәм Вәсилә Мортазина үз гомерендә ярдәм сорап бер генә мәртәбә булса да табибларга мөрәҗәгать иткән менделеевлылар белән әңгәмә кордылар. Раиса Обидина, хезмәт ветераны: - Стоматолог Николай Федоровны беренче ел гына белмим. Шушы вакыт эчендә пациентларына һәрвакыт ярдәм итәргә...
-
Игелекле, мәрхәмәтле һөнәр ияләре
12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу уңайдан "Юность" район мәдәният йортында тантана булды. Аның төп геройлары - ак халатлы шәфкать ияләре. Араларында күп еллар менделеевлылар сәламәтлеге сагында торучылар да, бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучылар да бар. Аларны шәфкать туташы һөнәрен сайлауга нәрсә этәрде икән, кайберләренең фикерләре белән кызыксындык....
-
Олы данга ирешеп тә, кече булып калганда
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының атказанган табибы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Халыкара фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, медицина фәннәре докторы, КДМАның онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры Рифкат Таҗиевка 70 яшь тулды. 1943 елның 1 маенда Бәзәкә авылында ишле гаиләдә тагын бер улының дөньяга килгәнен белгән ата болай ди: "Көн...
-
Больницага – Интернет аша
Менделеевск үзәк больницасы табибына кабул итүгә традицион - регистратура аша гына түгел, өйдән чыкмыйча, Интернеттан файдаланып язылып була. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина бу язылуның яңа формасының шәһәрдә никадәр дәрәҗәдә ихтыяҗлы булуын ачыклады. Медрегистратор Фаина Козырева сүзләреннән чыгып, Интернет аша кабул ителүгә язылучы пациентлар санын билгеләү кыен, чөнки барлык гаризалар - регистратура...