Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

«Аҗаган» — җитезләр һәм көчлеләр өчен

2 нче белем бирү учреждениесендә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының мәктәп этабы узды.

Югары сыйныф укучылары физик әзерлекләрен, корал белән эш итү күнекмәләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Ярышлар биш тематик этапта үтте, аларның һәрберсе катнашучылардан билгеле бер осталык һәм сыйфатлар таләп итте.

Егетләр һәм кызлар автоматны сүтёп җыюда көч сынаштылар — биредә корал белән эш итү тизлеге һәм төгәллеге бәяләнде. Турникта тартылу этабында мәктәп укучылары көчләрен һәм чыдамлыкларын тикшерделәр. «Бер минут эчендә гәүдәне күтәрү» сынавы иң яхшы энергиягә һәм җиңүгә омтылышы булган балаларны ачыкларга мөмкинлек бирде.

Гомуми хәрби саклану комплектын (ОЗК) кию аерым этап булды, анда катнашучылар шәхси саклану чараларын тиз һәм дөрес кию осталыгын күрсәттеләр. Соңгы сынау — саф әзерлеге иде, биредә команда эше һәм дисциплина беренче планга чыкты.

Чараны оештыручы — уен җитәкчесе Галина Романюк булды. Катнашучылар һәм педагоглар аңа ярышларны югары дәрәҗәдә әзерләгән һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев