Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Бадминтон уены серләрен ачтылар

«Батыр» спорт мәктәбендә якты вакыйга – бадминтон буенча мастер-класс узды.

Чара төрле яшьтәге 100дән артык спорт сөючене җыйды.

Оештыручылар – «Аммоний» АҖ һәм Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе, район хакимияте. Тантаналы өлешне район башлыгы Роберт Искәндәров ачты. Шулай ук катнашучылар һәм кунаклар алдында «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм «Батыр» спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариева сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

— Күптән түгел «Аммоний» ярдәме белән без бадминтон белән шөгыльләнү өчен яңартылган зал ачкан идек, менә бүген — үсеш юлында яңа адым. Бу әле башы гына. Бадминтон — тән өчен дә, рух өчен дә күп нәрсә бирә торган искиткеч спорт төре. Мин үзем дә зур канәгатьләнү белән уйнадым. Безнең районда физкультура һәм спорт балалар арасында да, өлкәннәр арасында да актив үсә: спорт залларына килүчеләр саны арта бара. Спорт сөючеләргә ярдәм итәчәкбез һәм спортны алга таба үстёрү өчен барлык тырышлыгыбызны куячакбыз. Барыгызга да уңышлар телим, — дип билгеләп үтте Роберт Искәндәров.

Менделеевск мәктәпләре укучыларына, «Аммоний» АҖ спортчыларына һәм «Өченче яшь университеты» активистларына белән үз осталыклары турында чын профессионаллар сөйләде. Алар арасында бадминтон буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Евгений Салюков, спорт мастерлары Регина Галиева һәм Диана Котова, шулай ук спорт мастерлыгына кандидатлар Илсинә Вәлиуллина һәм Нияз Галиханов бар иде.

— Бадминтон — ул кызыклы спорт төре генә түгел, ә физик форманы саклау өчен яхшы мөмкинлек тә. Без шундый күп санлы кызыксынучыларны күрүебезгә шатбыз һәм бу мастер-класс катнашучыларны алга таба да шөгыльләнергә илһамландырыр дип өметләнәбез, — дип уртаклашты оештыручылар.

Программа бик бай булды: спортчылар күрсәтмә чыгышлар ясадылар, ә аннары уенның төп алымнары серләрен ачтылар. Катнашучылар профессионалларның матур уенын күреп кенә калмадылар, яңа белемнәрен кортта ук кулланып карадылар.

Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе әлеге динамик спорт төрен шәһәрдә популярлаштыру өчен мондый чараларны алга таба да үткәрергә планлаштыра. Мастер-класс тәмамлангач, иң актив катнашучылар оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев