Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Безнең сугышчылар өчен витаминлы чәй

Татар Чаллысында МХО катнашучылары өчен хуш исле үләннәрдән витаминлы чәй җыйдылар.

Авыл активистлары Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен алар сугышчыларны салкыннарда җылытачак һәм туган йортларын искә төшерәчәк хуш исле үлән эчемлеге партиясен әзерләделәр.

Шифалы җыем составына шәмәхә һәм сары мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфраклары һәм юкә чәчәкләре кергән. Катнашмага бер чеметем кара чәй өстәп, волонтерлар эчемлекне индивидуаль капларга төрделәр. Мондый чәй дымлы һәм салкын көннәрдә җылытып кына калмый, организмны витаминнар белән дә туендыра, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.

– Солдатлар чәй кайнатканда, туган як исен суласыннар, үзләрен хәтерләгәннәрен һәм көткәннәрен белсеннәр иде, – дип уртаклаштылар акцияне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев