«Документсыз» койрыклылар ачыкланды
Менделеевскида каралгысыз калган хайваннар буенча рейд үткәрелде.
Белгечләр этләрне йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.
Рейдта башкарма комитет җитәкчесесендә шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников, ТР Дәүләт ветеринария инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге консультанты Рәҗәп Галиев, баш ветеринария врачы Наил Кәлимуллин, эколог Михаил Митрофанов һәм участок вәкиле Леонид Тарасов катнашты.
Шәһәр буенча йөрү барышында урамда ирекле рәвештә йөрүче, идентификация билгеләре (чиплар, биркалар), камытлары (ошейник) һәм баулары булмаган хайваннар ачыкланды.
Муниципалитет һәм ветеринария хезмәте вәкилләре хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта аларны тоткарлау мәсьәләсе хәл ителә. Каралгысыз хайваннарны тоткарлау буенча муниципаль контракт төзелгән махсуслаштырылган оешмага гариза җибәреләчәк.
Тоткарлаучыларга канун нигезендә каралган барлык кирәкле процедураларны үткәрергә туры киләчәк.
Моннан тыш, рейдта катнашучылар эт хуҗалары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Гәҗит укучыларга этләрне йөртү кагыйдәләрен сакларга, борынлыклар һәм камытлар кулланырга, шулай ук йорт хайваннарына мәҗбүри рәвештә чип куйдырырга кирәклеген искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев