Мәдәният хезмәткәрләре иҗат итә генә түгел, җиңә дә беләләр
Грант конкурслары йомгаклары буенча районның мәдәният учреждениеләре 670 мең сумнан артык акча җәлеп итте.
2025 ел безнең авыл мәдәният йортлары өчен чынлап та «алтын» ел булды — берьюлы өч проект югары бәяләнде һәм финанс ярдәме алды. Бу юлы уңыш өч учреждениегә елмайды:
Монай авыл мәдәният йорты авыл учреждениеләре арасында үз номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Ул матди-техник базаны үстёрүгә 183 мең сум акча алачак.
Иске Гришкин авыл мәдәният йорты Татарстандагы «ЛУКОЙЛ» социаль проектлар конкурсы жюриен сокландырды. Аларның «Тылсымлы ком» ком анимациясе студиясе 240 мең сумлык грант ярдәмендә яңа җиһазлар сатып ала алачак.
Сәйтәк авыл клубында бу җәй, күрәсең, аеруча күңелле үтәр. «Мари Тәкәштә каникуллар» проекты ТР Хөкүмәтенең 250 мең сумлык грантына лаек булды. Бу акчалар ялны оештыруга һәм иҗади башлангычларга тотылачак.
Әлеге җиңүләр ярдәмендә авылларда мәдәни тормыш тагын да җанлырак булачак, ә анда яшәүчеләр өчен иҗат итүгә яңа мөмкинлекләр туачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев