Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Менделеевскида Шәһәр коммуникацияләре үзәге эшли башлый

«Менделеевские новости» газетасы редакциясе базасында диалог һәм үсеш өчен уникаль мәйданчык булдырыла.

Бу инициатива Татарстанда беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.

Редакция өчен яңа роль

Шәһәрнең көчле локаль практикалары инде бар – сәнәгать, төзекләндерү, мәдәният, белем бирү, медиа һәм яшьләр сәясәтендә. Ләкин Менделеевскиның төп байлыгы – мохитне уңайлы, җылы, имин һәм чыннан да тере итүче кешеләр. Яңа Үзәкнең бурычы – бу потенциалны системалаштыру һәм аны стратегик юнәлешкә юнәлдерү.

Чишелешкә илтүче диалог

– «Татмедиа»ның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев карары белән «Мендеевские новости» газетасы редакциясе яңа формат алачак һәм Шәһәр коммуникацияләре үзәгенә әйләнәчәк. Бу эштә безгә Сысерть шәһәреннән медиакоммуникацияләр эксперты Мария Савичева ярдәм итә. Без яңа проектларны гамәлгә ашырачакбыз, катлаулы чишелешләрне аңлаешлы телгә тәрҗемә итәчәкбез, шәһәргә төрле тавышларны ишетергә ярдәм итәчәкбез һәм әңгәмәне конкрет адымнарга кадәр җиткерәчәкбез: сораудан фикер алышуга, аннары – чишелешкә һәм нәтиҗәгә. Бары тик яңалыклар гына түгел, ә үсеш: Менделеевскида каласы килгән шәһәр турында диалог өчен мәйданчык булдырачакбыз, – дип бүлеште концепция белән «Татмедиа» АҖнең «Менделеевск» мәгълүмат үзәге филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова.

«Юность»та стратегик старт

Редакция коллективының хакимият, сәнәгать, мәдәният, белем бирү, яшьләр берләшмәләре, локаль бизнес һәм актив шәһәр халкы вәкилләре белн беренче стратегик очрашуы «Юность» кинотеатры базасында узды. Бер өстәл янында бүген инде Менделеевскины уңайлырак, җылырак һәм иминрәк итүче һәм үзгәрешләрдә аңлы рәвештә катнашырга әзер булганнар җыелды. Шәһәрнең киләчәге турында ачык әңгәмә булды. Җыелганнарга район башлыгы Роберт Искәндәров, «Татмедиа» АҖнең «Менделеевск» мәгълүмат үзәге филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мөрәҗәгать иттеләр.

Юнәлеш бирүче сүзләр

– «Менделеевские новости» газетасын Шәһәр коммуникацияләре үзәге итеп үзгәртергә телибез. Бу безнең өчен мөһим, чөнки кешеләрнең безнең шәһәрдә нәрсә эшләргә планлаштыруыбызны, нинди план һәм максатларыбызны, безне 5-10 елдан нәрсә көтүен аңлаешлы телдә белүләрен, – диде Роберт Искәндәров.

– Хәзер бары тик мәгълүмат биреп, журналистика белән шөгыльләнү генә җитми. Оештыручибулырга, ишетергә, уртак проектлар төзергә кирәк. Без нинди шәһәрдән башларга икәнен озак эзләдек. Бер ел буе уйладык һәм аңладык: Татарстанда иң перспективлы, яшәү өчен уңайлы, иң яшь һәм кызыклы шәһәр – Менделеевск. Шәһәр коммуникацияләре үзәге – бу халыкның эштә актив катнашуы. Безнең «Татмедиа» компаниясенең медиатормыш планнарында киләчәген билгеләячәк үзгәрешләр Менделеевскидан башланачак. Бер фикер бар – әгәр нәтиҗәле булса, бөтен Татарстан өчен Шәһәр коммуникацияләре үзәге институтын ачарбыз. Ә бу онлайн-институт Менделеевскидә урнашачак – монда кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе һәм осталыгы тупланачак. Әлеге тәҗрибә Менделеевскидан таратылачак. Монда башкаларны өйрәтәчәкбез һәм калган редакцияләрне дә үзгәртәчәкбез, – дип ассызыклады Шамил Садыйков.

Шәһәр картасы: фикерләрдән гамәлләргә

Сысерть шәһәреннән (Свердловскөлкәсе) медиакоммуникацияләр эксперты Мария Савичева, кече шәһәрләрдә мондый мәйданчыклар булдыруның реаль тәҗрибәсенә таянып, Шәһәр коммуникацияләре үзәге концепциясен тәкъдим итте. Катнашучылар тере фикер алышу үткәрделәр һәм «Шәһәр картасы» – кешеләрнең алдагы 5-10 елда чишәргә теләгән фикерләре, проектлары һәм сораулары исемлеге өстендә бергәләп эшләделәр.

– Без бу проектны озак әзерләдек. Тирән интервьюлар үткәрдек, төрле халык вәкилләре белән очраштык һәм аңладык: шәһәрдә бик күп көчле локаль практикалар бар, ләкин алар еш кына берберсеннән аерым яшиләр. Шәһәр коммуникацияләре үзәге бу практикаларның бер-берсен күрү урынына, һәм иң мөһиме – һәр халык вәкиленең тавышы чишелешкә кадәр барып җитә ала торган урынга әйләнәчәк. Кешеләр хакимиятнең нинди карарлар кабул итүен аңлагач, бизнес территорияне үстерүгә кушылгач, кеше үзенең ничек файдалы була алуын күргәч – шәһәр үсә башлый, – дип билгеләде Мария Савичева.

Беренче очрашу күрсәтте: менделеевлылар проблемаларны тикшереп кенә калмыйча, чишелешләр тәкъдим итәргә һәм үз өсләренә җаваплылык алырга әзер.

Кушылыгыз

Шәһәр коммуникацияләре үзәге мондый диалоглар өчен даими мәйданчык булачак. Менделеевскиның киләчәге өчен борчылган һәркем эшкә кушыла ала. «Менделеевские новости» битләрендә һәм шәһәр җәмгыятьләрендә белдерүләрне күзәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев