Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Менделеевскида Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

1941 елның 22 июне – Россия тарихындагы иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Бу көн безгә һәлак булганнар, фашист әсирлегендә җәфаланганнар, тылда ачлыктан һәм ялангачлыктан үлгәннәр турында искә төшерә.

Менделеевскида Мәңгелек ут мәйданында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

«Безгә тормыш һәм ирек бүләк иткәннәрне искә алу өчен җыелдык, шуңа күрә бу көн тынычлыкның кадерен һәм аны саклауның мөһимлеген искә төшерү булып торсын, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева шәһәр халкына. – Бу көн – бары тик булган вакыйгалар турында искәртү генә түгел, ә онытып булмый торган тарихның бер өлеше. Шул шанлы елларда Ватанны саклап, гомерләре бәрабәренә изге бурычны үтәгәннәрне онытырга хакыбыз юк».

«Бүген мәйданда яшь армиячеләр, кадетлар, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре бар, – диде район башлыгының патриотик тәрбия буенча ярдәмчесе Сергей Залуженко. – Яшь буын каһарман халык батырлыгын истә тотарга һәм кадерләп сакларга тиеш. Бу батырлык – үз гомерләрен аямыйча, бер адым да чигенмичә, фашизмга каршы сугышкан һәм җиңгән халыкның батырлыгы».

Җыелганнар сугышта һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннан соң Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев