Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевскидан чираттагы гуманитар йөк партиясе озатылды

Җыелмага су, хлебцы, чәй, кофе, тушенка, печенье, газ баллоннары, гигиена средстволары һәм башкалар керде.

Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе махсус хәрби операция зонасындагы безнең сугышчыларга 430 нчы полкка юлланды.

«Яшьлек» Яшьләр үзәге һәм «Юность» кинотеатры белән бергә 252 посылка әзерләнде. Җыелмага су, хлебцы, чәй, кофе, тушенка, печенье, газ баллоннары, гигиена средстволары һәм башкалар керде. Шулай ук безнең солдатлар өчен һәр җыелмага район мәктәпләре укучыларннан күңел җылысы кергән хатлар салдылар. Бинокльләр, битараф булмаган кешеләр үргән маскировка челтәрләре, эшмәкәрләр җитештергән сигез мич җыелды.

Сугышчыларның туганнарыннан шәхси посылкалар әзерләнде. «Без бергә» инициативалы төркем ярдәмнең беренче партиясен җыйды – махсус операция зонасына госпитальгә 28 тартма – дарулар, яраланганнарга киемнәр, юеш салфеткалар, шәхси гигиена средстволары, азык-төлек продуктлары һәм башкалар.
Турай җирлегендә яшәүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә актив катнашалар. Салалылар йорт токмачы әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев