Менделеевскның «Игелек аренасы» фонды инклюзив форматта уеннар уздырды
Шәһәр сулышы

Менделеевскның «Игелек аренасы» фонды инклюзив форматта уеннар уздырды

Ярышлар В. И. Ленин исемендәге скверда узды.

«Игелек аренасы» инвалид балаларга ярдәм фонды «Менделеевск-тигез мөмкинлекләр территориясе» проекты өстендә эшен дәвам итә.
В. И. Ленин исемендәге скверда «Корнхолл», «Городки» буенча ярышлар узды, "Кульбутто«уены буенча мастер-класс күрсәттеләр.

«Безнең уеннар инклюзив форматта уза. Барлык катнашучылар да бүләкләр алды. Шулай ук без инвалид балаларның ата — аналары арасында социологик сораштыру башладык», — диде фонд җитәкчесе Рөстәм Миңнегәриев.


Нет комментариев