МХО сугышчыларының аналары: «Йөрәгебездә – сагыш һәм горурлык, күзләребездә – яшь»
Ижёвкада авылның МХО геройларына багышланган хәрби дан кичәсе үтте.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Ижёвканың 25 кешесе Ватанны саклауны үзенең изге бурычы итеп сайлады. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның җидесе инде исән түгел.
Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе оештырган әлеге чарада һәр герой турында кыскача видеофильмнар күрсәтелде. Кадрларда – аларның балалар бакчасындагы сабый чаклары, мәктәп еллары һәм ир-ат булып җитешкән вакытлары.
Залда утыручыларның – МХО сугышчыларының әниләре, хатыннары һәм туганнарының күзләрендә берничә тапкыр яшь күренде. Сәхнәдән юнармиячеләр башкаруында Россия һәм армия турында җырлар яңгырады, мәктәп укучылары тетрәндергеч шигырьләр укыдылар.
– Без хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләрне искә алырга һәм бүген арабызда булмаганнарның истәлеген хөрмәтләргә җыелдык, – диде район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. – Безне уртак хәтер, якташларыбыз өчен горурлык һәм йөрәк әрнүе берләштерә.
Чара ахырында «МыВместе» волонтерлар төркеме җитәкчесе Марина Глебова авыл волонтерларына битараф булмаганнары һәм ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев